Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Изге айда – изге эш

Изге Рамазан ае - игелекле гамәлләр ае. Бу - җәмгыятьтә булсынмы, кешеләрнең үз эчке дөньясында булсынмы, яктылыкка, яхшылыкка омтылыш белән яши, күңелләрне сафландыра торган чор. Шул ук вакытта һәрбер яхшы гамәлең, җылы сүзең, якты йөзең белән дә әҗер-саваплар туплау чоры, чөнки бу айда эшләнгән игелекле эшнең әҗер-савабы күп тапкырлар арта.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Руслан Йосыпов фотолары.

Күркәм гамәлләр ил-көн дәрәҗәсендә дә бихисап эшләнә бу айда. Узган атнада шәһәрдәшләребез шундый күркәм эшләрнең берсенә шаһит булдылар: Бөгелмәнең Подлесный бистәсендә төзелеп килүче мәчет манарасына ай кую тантанасы узды. Әлбәттә, әлеге мәчетне, аның тирә-юнен төзекләндерү һәм бизәү эшләре алга таба әле дәвам иттереләчәк.
Бу мәчет төзелеше химаячеләрдән, халыктан тупланган акча исәбенә берничә ел алып барыла инде. Менә, ниһаять, нур өстенә нур булып, Бөгелмә өстендә тагын бер манара, тагын бер ярымай калыкты. Бинасының проекты "СУ-2" районындагы "Ирхәм" мәчете планы нигезендә эшләнгән Аллаһ йортындагы күркәм вакыйганың шаһитлары, билгеле ки, шушы төбәктә яшәүче мөэмин-мөселман җәмәгате булды.
"Тантанада шулай ук Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, ТР Үзәк Диния Нәзарәте рәисенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Бөгелмә мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, төрле мәхәлләләрнең имамнары катнашты, - дип хәбәр иттеләр безгә хакимиятнең матбугат хезмәтеннән. - Җыелган җәмәгать алдында чыгыш ясап, Рөстәм хәзрәт мәчет төзелешенә үз өлешен керткән һәрбер кешегә ихлас рәхмәтләрен ирештерде".
Шулай итеп, Бөгелмәбез күген хәзер җиде мәчетнең ярымайлы манаралары бизи. Аллаһ йортларына, шөкер, сукмаклар такыр - мәчетләргә дин юлындагы өлкән яшьтәгеләр генә түгел, иман юлына баскан тәкъва яшьләр, хәтта балалар да шактый күп йөри.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса