Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Изге айда - игелекле гамәлләр

Бөгелмә мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге, "Нурия" мөслимәләр клубы белән берлектә, Ураза гаете уңаеннан "Ялкын" балалар приютында бәйрәм чарасы уздырдылар. Балалар өчен бу көнне бик күңелле һәм кызыклы программа әзерләнгән иде - хәрәкәтле уеннар, һәр тәрбияләнүчегә татлы һәм файдалы бүләкләр, парафинлы шәмнәрне бизәү буенча мастер-класс. Соңыннан исә балалар белән бергәләп хезмәт сөючәнлеккә,...

Бөгелмә мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге, "Нурия" мөслимәләр клубы белән берлектә, Ураза гаете уңаеннан "Ялкын" балалар приютында бәйрәм чарасы уздырдылар.

Балалар өчен бу көнне бик күңелле һәм кызыклы программа әзерләнгән иде - хәрәкәтле уеннар, һәр тәрбияләнүчегә татлы һәм файдалы бүләкләр, парафинлы шәмнәрне бизәү буенча мастер-класс. Соңыннан исә балалар белән бергәләп хезмәт сөючәнлеккә, сакчыллыкка өндәүче сәхнә күренеше күрсәтелде.

Приют җитәкчелеге, шулай ук әлеге чараны оештыручылар киләчәктә дә Бөгелмә мөхтәсибәте белән "Ялкын" арасында мондый очрашуларны уздырырга кирәк дигән теләктә калдылар.

* * *

Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә муниципаль районының халыкны социаль яклау идарәсе белән берлектә, мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары тарату буенча акция уздырдылар.

Чара барышында көнбагыш мае, акмай, дөге һәм карабодай ярмалары, шикәр, куертылган сөт, печенье, йомырка, сыр, макарон салынган 20 пакет әзерләнде. 14 июль көнне мәчет хезмәткәрләре, аз керемле гаиләләрдә булып, әлеге җыелмаларны өләштеләр. Мохтаҗлар, күчтәнәчләрне кабул итеп, аларга үзләренең ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

Бөгелмә мөхтәсибәте бу акцияне бер ай дәвамында мәчетләргә кергән зәкать һәм фитр сәдакалары хисабына Ураза бәйрәме алдыннан тагын кабатларга ниятли.

Рәфис хәзрәт СӘЙФУЛЛИН.
Айгөл Шәрәфиева һәм автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса