Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Җитмеш төрле һөнәргә ия бәхетле хатын-кыз

Укытучы, тәрбияче, табиб, пешекче, икътисадчы, фермер... Ә иң элек Лилия - сөекле хатын-кыз һәм бәхетле ана. Фәтхетдиновлар гаиләсендә алты бала. Төпчек малай -Хәмзәгә - бары бер ай. Иң олы уллары Радмирга - инде 18. Дүрт кыз - әниләренең уң кулы. Гаилә башлыгы Руслан - бу кечкенә җәмгыятьнең "тоткасы". Бу гаилә...

Укытучы, тәрбияче, табиб, пешекче, икътисадчы, фермер... Ә иң элек Лилия - сөекле хатын-кыз һәм бәхетле ана. Фәтхетдиновлар гаиләсендә алты бала. Төпчек малай -Хәмзәгә - бары бер ай. Иң олы уллары Радмирга - инде 18. Дүрт кыз - әниләренең уң кулы. Гаилә башлыгы Руслан - бу кечкенә җәмгыятьнең "тоткасы".

Бу гаилә үзе бер галәм. Югары сүзләрнең мәгънәсенә сезне дә төшендерә алырмын дип уйлыйм. Карабаш эшмәкәре Руслан Фәтхетдиновны күптәннән беләм. Ә менә хатыны белән беренче күрешүем.

Лилия - Фәтхетдиновлар "галәме"нең кояшы. Аңардан яктылык, җылылык бөркелә. Тарту көче шуның кадәр көчле ки, бу гаилә "җиһан"ы бары аның тирәсендә әйләнә төсле. Шулай булмыйча?! Ул бит АНА.

Бүлмә түрендә бишек. Әбисенең өлгесе итеп, аның чиккән кул эшләре белән бизәп куелган. Лилия куенында - төпчек. Хәмзә тууга бары бер ай. Ана тирәсендә кызлары бөтерелә. Лилиянең назы барысына да җитә. Иркәләп төпчекне дә юата, кече кызның башыннан да сыйпап ала, зурларының дәресләрен дә тикшерә, ирен дә елмаеп каршы ала, йорт-өй эшләренә дә өлгерә. Ул - җитмеш төрле һөнәр иясе.

- Мин балаларыбыз өчен әни генә түгел, тәрбияче һәм укытучы да. Кызларыбыз гаиләдә белем ала. Алар Санкт-Петербург шәһәрендәге балаларга белем бирү үзәгенең онлайн мәктәбенә беркетелгәннәр, - ди Лилия Фәтхетдинова.

Укудан буш вакытта кызлар - әти-әнисенең уң куллары. Лилия аларны кече яшьтән эшкә өйрәтеп үстерә. Һәрберсенең үз вазифасы бар. Олысы Сөмбел - күбрәк әтисе янында. Хуҗалык зур. Мөгезле эре терлек асрыйлар, сатуга яшелчә утырталар, кош-корт үстерәләр. Эш ел әйләнәсендә алып барыла.

Язгы эшләргә дә керешкәннәр. Кыяр үстерү өчен 8 сутый җирдә теплица корганнар. Ул газ белән җылытыла. Җирен көздән органик ашлама белән туендырганнар. Беренче уңыш апрель айларына җитешә. Инде майда биредә бакча җиләге кызарып пешә. Аны да сатуга дип үстерәләр.

- Безнең теплицалар - беренче буын теплицалары. Әлбәттә, модернизация турында хыялланабыз. Тик яңа буын теплицалары өчен бик зур акчалар кирәк. Әлегә күтәрә алмыйбыз, - ди гаилә башлыгы.

Ә бит барысы да кишер, чөгендер, кәбестә һәм бәрәңгедән башланып киткән була. Ул вакытта "Руслан Фәтхетдинов исемендәге" хуҗалык Бөгелмә районының барлык бюджет оешмаларын яшелчә беләр тәэмит итә.

Кәбестә һәм бәрәңге 4әр гектар җирдә урын алган. 75 гектары сугарыла. Заман җиһазларын сатып алу өчен хөкүмәт акчалата ярдәм итә. Уңышны яшелчә базында саклыйлар. Сату өчен кече сәүдә үзәкләре белән килешү төзегәннәр. Былтыр көз бәрәңге орлыгын яңартканнар. "Венета" һәм "Колетте" сортларын сатып алганнар.

Хуҗалыкның ашлык кырлары да бар. 120 гектар җирдә солы, арпа, күпьеллык үлән чәчәләр. Уңышны җыю өчен 2017 елда махсус техника - "ПРС-180" һәм комбайн сатып алганнар.

- Эшче куллар җитә дип әйтсәм, хаклы булмамын. Хәзер авыл халкы җирдә эшләргә ашкынып тормый. Олы буын вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Кызу урак өстендә Бөгелмә һөнәри педагогия көллияте һәм аграр көллияте студентлары, шулай ук Әлмәт шәһәренең мәдрәсә шәкертләре ярдәмгә килә. Җитәкчеләренә зур рәхмәт, хәлгә керәләр, - ди Руслан Фәтхетдинов.

Былтыр җәй Лилия беренче тапкыр өй инкубаторында каз бәбкәләре чыгарып карый. Эш уңа. 200 баш казны кызлары карарга, асрарга булыша. Кышка каклап куялар. Мондый "деликатес"ка сорау да зур. Хезмәтенә күрә ярдәмчеләргә әтиләре "хезмәт хакы" да түли. Әлбәттә, акчалата түгел. Кызлар атларны бик ярата икән. Ул аларга нәселле колын алып бирә.

- Бер тапкыр безне әти Фәрит абый Нәбиуллинның "Алмакай" ат утарына алып барды. Шунда аларга гашыйк булдым. Матур, тәрбияле атлар. Безнеке дә әлегә шул утарда. Чабарга өйрәтәбез,- дип горурланып сөйли Сөмбел.

Руслан тумышы белән Карабаш бистәсеннән, Лилия Әлки якларыннан. Икесе дә Казан шәһәренең авыл хуҗалыгы академиясендә белем алганнар. Хатын - икътисадчы, ир - агроном . Ун ел элек яшь белгечләргә Карабаш җирендә йорт бирәләр. 70 процентын хөкүмәт түли. Авылда төпләнүләре юктан гына булмый. "Без җир кешеләре," - ди Руслан. 2005 елда гаилә башлыгы фермер хуҗалыгын төзеп җибәрә. Тугыз елдан соң, бу эшкә Лилия дә кушыла. Хәзер ул - җитәкче, ире - агроном. Эшне оештыру, документларны тутыру, акча әйләнешен барлау - боларның барысы да Лилия җилкәсендә. Ә хуҗалык өчен Руслан җаваплы.

Бизнес-леди кебек "кычкырып" торган сүздән сөекле хатын һәм бәхетле ана булуы Лилия Фәтхетдинова өчен мең тапкыр кадерлерәк. Ул иренең таянычын тоеп, балаларының бәхетенә сөенеп, туасы һәр көнгә шатланып яши.

Алсу Мөкатдәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса