Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Иҗтиһат җимешләре

19 декабрь көнне Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре Советларының берләштерелгән чираттагы сессиясе узды. Сессиянең көн кадагындагы мәсьәләләрне тикшергәннән соң, җирле депутатлар карары белән Илдус Әсгать улы Касыймовка "Бөгелмә муниципаль районы Мактаулы гражданины" исеме бирелде. Руслан ҖӘЛӘЕВ. Альбина Акимова фотосы. Әлеге урында мактаулы исем иясенең тормыш һәм хезмәт юлына күз...

19 декабрь көнне Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре Советларының берләштерелгән чираттагы сессиясе узды. Сессиянең көн кадагындагы мәсьәләләрне тикшергәннән соң, җирле депутатлар карары белән Илдус Әсгать улы Касыймовка "Бөгелмә муниципаль районы Мактаулы гражданины" исеме бирелде.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Альбина Акимова фотосы.
Әлеге урында мактаулы исем иясенең тормыш һәм хезмәт юлына күз салсак, урынлы булыр. Илдус Касыймов Оренбург өлкәсе Иске Шалты авылында дөньяга килгән. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан егет 1976 елда Бөгелмәгә килә һәм фарфор заводына эшкә урнаша. Биредә мастер, энергия цехы начальнигы, профсоюз комитеты рәисе булып эшли. 1986 елда шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгында йорт управляющие вазифасын башкара. Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә И. Касыймов төрле дәрәҗәләрдә (инженердан алып, генераль директорга кадәр) 2000 елга кадәр эшли. 2000 - 2002 елларда - Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре башлыгының беренче урынбасары. 2002 - 2010 елларда - "Татэнерго" җәмгыятенең Бөгелмә электр челтәре директоры. 2010 - 2014 елларда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры булып эшли. Бүгенге көндә Илдус Әсгать улы Касыймов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, эшчәнлеген даими нигездә алып бара.
Бөгелмә шәһәре һәм районы алгарышы өчен күрсәткән хезмәтләре, иҗтиһаты өчен И. Касыймов "Бөгелмә муниципаль районы Мактаулы гражданины" булып танылды. Бүләкләнүчегә Диплом һәм кызыл тасманы Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров тапшырды /рәсемдә/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса