Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Исән-имин әйләнеп кайтыгыз!

Армия сафларына язгы чакырылыш тәмамланырга да санаулы гына көннәр калып килә. Бөгелмә районы үзенең ир-егетләрен хәрби хезмәткә озата. Җәйләр үтеп, көзләргә кергәч, иншаллаһ, былтыр көзен киткән егетләребез дә исән-имин туган якларына әйләнеп кайтырлар.

Равилә АРСЛАНОВА.
Кодаш авылы.

Бу көннәрдә безнең Кодаш авылы да үзенең сөлектәй егетләрен солдатка озата. Ил алдындагы ир-егет бурычын үтәргә язгы чакырылышта биш егетебез китте.

Әзерлек чорында ул егетләрне ата-аналары белән хәрби комиссариатка чакыртып, әңгәмәләр уздырдылар. Ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Бүген егетләрне хезмәт итү вакыты бер генә ел булу, армиядә ял сәгатьләренең булдырылуы, түләнәчәк акча-ның күләме арту белән дә кызыктыралар. Хезмәт итәргә киткән солдатның эш урыны сакланырга тиеш икәнлекне дә искәртергә онытмыйлар.

Узган елның ноябрь аенда "Хәрби хезмәттәгеләргә бирелә торган акча һәм аларга аерым түләүләр турында"гы Федераль Закон кабул ителүен укыган идем. Анда бик күп ташламалар турында мәгълүматлар табарга була. Алар турында төгәлрәк белергә теләгән кешеләр, әлбәттә, иң беренче чиратта, хәрби комиссариатка һәм халыкны социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар.

Булачак солдатларыбыз белән таныштырыйм әле.
Илфат ФӘЙЗУЛЛИН. Дүрт балалы гаиләдә өч кызга бердәнбер ир бала булып үсте ул. Акыллы, тырыш. Мәктәптә Халисә апалары белән берлектә оештырылган концерт-спектакльләрдә бик теләп катнашты. Әлмәттә көллият тәмамлап, программист булып чыкты. Хәерле юл сиңа, Илфат.
Артур СӘФӘРОВ. Һөнәре буенча эретеп ябыштыручы. Шат күңелле, ярдәмчел егет. Әтиләре вакытсыз, бик иртә вафат булганлыктан, әниләре Ләүлә ике баланы ялгызы күтәрде. Әниең белән апаңа ныклы терәк булырдай ир-егет булып, чыныгып кайт, Артур.

Денис ЗӨБӘИРОВ. Бу гаиләдә әниләре Римма тәрбиясендә биш бала үсә. Дүрт ир балага бер кыз биргән Ходай аларга. Денис - гаиләдә өченче бала. Һөнәре буенча күршесе Артур кебек эретеп ябыштыручы. Ипле, тәртипле, тырыш бала ул. Әнисе Римманың таянычы һәм терәге. Ил алдындагы бурычыңны үтәп, әниеңә энеңне һәм сеңлеңне аякка бастырышырга ярдәм итәрлек тәүфыйклы ир-егет булып кайтырга язсын сиңа, Денис.
Азат ӘМИНОВ. Әлмәт политехника көллиятен тәмамлады. Гаиләдә икенче бала. Әтисе, әнисе, әбисе һәм апасының бик яраткан уллары, энеләре. Бу сөйкемле сөякле сөлектәй егеткә күпме кызлар яшертен генә гашыйктыр?! Өйдә калган якыннарыңны сөен-
дереп, армиядән яхшы хәбәрләрең генә килеп ирешсен синнән, Азат.

Айнур ХӘЙРУЛЛИН. Әти-әнисенең беренче балалары. Яңа гына Лениногорск шәһәренең нефть техникумын тәмамлады. Ягымлы, акыллы, бик ярдәмчел. Сеңлесе Ләйсәннең яраткан абыйсы. Айнурга озакламый 20 яшь тула. Бу яшьтә аның бабасы Лотфулла канкойгыч сугышта, яуда булган. Берүк, Раббым, ил-көннәргә тынычлык, милләтләргә татулык бир дә сугыш афәтләрен безнең балаларыбызга, оныкларыбызга, үзебезгә күрсәтмә. Ил алдындагы бурычларын үтәргә киткән балаларыбыз яныннан саклаучы фәрештәләреңне алма, Хак Тәгаләм.
Безгә яхшы хәбәрләр генә ирештереп тор, Айнур. Командирларың, хезмәттәшләрең сиңа карата миһербанлы булсыннар. Син дә сынатма, энем, Кодаш егете бит син!

Сезнең барыгызга да саулык-сәламәтлек, тырышлык, булачак солдатлар! Ил-көн алдында гаиләләрегезнең, авылыбызның, Бөгелмәнең дәрәҗәсен төшермичә, яхшы хезмәт итүегезне, сөйгән ярларыгызның биргән вәгъдәләренә тугры калып, сезне көтеп алуларын теләп кала авыл халкы. Киләсе ел печән өсләренә, барыбызны сөендереп, исән-имин әйләнеп кайтыгыз, балалар.

"Аналар сагышыннан елгалар, күлләр кибә, җилләр дә елап исә", - диләр. Газиз аналарыгызга бала хәсрәтләре күрсәтмичә, күз яшьләрен түктермичә, яхшы хезмәт итәргә язсын сезгә.
Сөлек кебек егетләрне күрсәм,
Борчуларым китә таралып.
Илдә тормыш, димен, гөрли әле,
Яшиселәр алда бар әле!

Сөлек кебек егетләрне күрсәм,
Борчуларым китә куерып.
Сөлек кебек сылу буйлары, дим,
Читләрдә калмасын егылып.

Урамнарны ямьләп үтә алар
Һәм тибрәтеп нечкә күңелемне,
Сөлек кебек егет әнкәләре
Ничек кенә түзәдер инде…
Рәсемнәрдә: Илфат Фәйзуллин (күмәк рәсемдә уртада), (аста сулдан) Денис Зөбәиров, Азат Әминов, Айнур Хәйруллин, Артур Сәфәров .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса