Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Ишегалларын чүп үләннәре баса

Ишегалларын һәм балалар мәйданчыкларын чүп үләннәре баскан. Проблемалы урыннар күп.

Җирле халык, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итеп, ризасызлык белдерә, социаль челтәрләрдә хәбәрләр һәм комментарийлар калдыра, “Бөгелмә авазы” газетасы редакциясенә шылтырата.

Июнь азагына, кайбер урыннарда чүп үләне кеше буена җиткәч, хәл  тагын да кискенләште. Бигрәк тә Совет урамындагы 43нче, Калинин урамындагы 38нче, Ленин урамындагы 66нчы күпфатирлы йортлар, 24нче “Тургай” балалар бакчасы янындагы территорияләр күзгә нык ташлана.

Мин – аллергик. Пржевальский урамындагы 9нчы йорт тирәсендә тузганаклар күпләп үсә. Ел саен чабуларын сорыйм, ә җавапка – тынлык. Идарәче компания дә бу мәсьәләне хәл итми, ярдәм итегез, – дип язды аноним автор мәгълүмат порталында. Җаваплы затлар челтәр кулланучысының язмасын укыдылар, гозер үтәлде.

Артык зур булып үскән куак-лар һәм чүп үләннәре шәһәр йөзен бозып кына калмый, ә бәлки кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч та тудыра. Алар аркасында машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл чатларындагы юл торышын бәяләү кыен. Әйтик, Сергей Р. “Халык контроле”нә: “Суворов урамындагы 57нче йорт ишегалдыннан чыгу кыен”, – дип язган. Автомобиль хуҗасының сүзләренә караганда, агрессив чүп үләннәре юл борылышындагы күз күремен каплый һәм авария ихтималы тудыра. Чыннан да, капма-каршы килгән транспорт чаралары, бер-берсен күрмичә, бәрелешергә бик мөмкин. 

Күптән түгел Крылов һәм Радищев урамнары кисешкән урында җиңел машиналар белән шул хәл була. Берсе ишегалдыннан чыгып килә, икенчесе машина йөри торган өлеше буенча бара. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның биек чүп үләннәре аркасында бер-берсен күрү мөмкинлеге булмый. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Гаделлек өчен шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үләннәр чабыла, бу хакта пөхтә итеп кыркылган газоннар сөйли, мәсәлән, Ленин, Гафиятуллин һәм Җәлил урамнарында.

Безнең үз планыбыз бар, шуның буенча эшлибез. Беренче чиратта, үзәк урамнарда һәм шәһәрдән чыгу урыннарындагы үләннәрне чабабыз. Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә күрү мөмкинлеген тәэмин итү өчен юл чатларына зур игътибар бирелә. Гражданнардан “Халык контроле”нә килгән безнең җаваплылык зонасындагы барлык мөрәҗәгатьләр дә игътибарга алына, – дип аңлатты “Бөгелмә-Сервис” юл участогы мастеры Шерзод Нормөхәммәтов. – Сигез кешене эшкә җәлеп иттек, алар тәүлегенә 20дән 22 мең квадрат метрга кадәр газонны чабып чыга. Якынча шундый ук территорияне роторлы чапкыч белән узабыз. Ул тракторга беркетелә, бу юл кырыендагы куе үскән чүп үләннәрен чабарга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, һава шартлары уңай торганда, көн саен 40 мең квадрат метр мәйданны колачлыйбыз.

Каралмаган территорияләр шунда ук күзгә ташлана. Оешма хезмәткәрләренең эшләре күп, чөнки яңгыр һәм кояш үләннәрнең мул булып үсүенә китерде.

Шерзод Нормөхәммәтов сүз-ләреннән аңлашылганча, бүгенге көнгә чабу эшләре урыны белән өч-дүрт тапкыр башкарылган. Җәмәгать урыннарына аерым игътибар бирелә. Уңай мисал – шәһәр сулыгы. Анда еш кына сары жилетлар кигән, кулларына бензин триммерлары тоткан ир-атларны күрергә мөмкин.

Әгәр “Бөгелмә-Сервис” үзәк урамнарда эшләсә, ишегалларын тәртиптә тоту – идарәче компанияләр һәм торак милек-челәре ширкәтләренең төп бурычы.

Сүз уңаеннан, бөгелмәлеләрдә балалар мәйданчыкларында һәм подъезд янындагы газоннарда үләннәрнең вакытында чабылмавы ризасызлык тудыра. Балаларга кайда уйнарга?

Шәһәрдә кичләрен йөрү куркыныч булган территорияләр дә җитәрлек. Чүп үләннәренең чын патшалыгы күпкатлы торак йортлар микрорайоннарында гына түгел. Әйтик, Яшьләр сарае янындагы киләчәктә төзекләндерергә планлаштырылган сквер чүп үләннәренә баткан. Янбакча спиртлы эчемлекләр эчү урынына әверелгән. Күңел ачучы компанияләр анда еш кына, чит күзләрдән яшеренеп, “кайнар” эчемлекләр кулланалар. Бер дә матур күренеш түгел!

Ничек кенә булмасын, иң ерак урамнарга һәм уен мәйданчыкларына да барып җитәргә кирәк.

Шәһәрдә “печән чабу” дәвам итә.

Руслан Вилданов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса