Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Ишегалдында – бәйрәм!

"Безнең ишегалдында бәйрәм!" - Гафиятуллин урамының 45 нче йортында яшәүче һәрбер кеше үз ишегалдына халыкны шулай дип чакырды. Әйе, аларның күрсәтер һәм мактанырлык әйберләре җитәрлек: яңа балалар һәм спорт мәйданчыклары, төзекләндерелгән тирә-юнь. Мактаулы кунаклар рәтендә - Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Биредә яшәүче халык үз ишегалды турында "Әкият иле" ди. Гомуми тырышлык белән йорт яны мәйданын шул дәрәҗәдә төзекләндереп булуына алар башта ышанмаган да булганнар. Яңа төзелеш эшләре алып бару нәтиҗәсендә, биредә күптән түгел балалар мәйданчыгы барлыкка килгән. Комлыкта уйнарга, атынгычларда атынырга башка ишегалды балалары да килә. Өлкәнрәк яшьтәге балалар буш вакытларын республика программасы нигезендә төзелгән универсаль спорт мәйданчыгында үткәрәләр. Әлегә мондый мәйданчыклар Бөгелмәдә икәү генә. Гафиятуллин урамының 45 нче йорты каршысында аны беренче итеп куйганнар, чөнки шәһәр уртасы һәм биредә бик күп балалар яши.
Иң элек җыелган халык каршында Илдус Касыймов чыгыш ясады. Ул соңгы елларда республика программаларын тормышка ашыру максатында шәһәр һәм районда башкарылган эшләр турында сөйләде. Торак йортларны, мәктәпләрне капиталь ремонтлау, күпфункцияле үзәкләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары төзү, инвалидларга уңайлы мохит булдыру өчен күләмле эшләр башкарылган.
Башлык әлеге мәйданда яңа спорт мәйданчыгын булдыруда үзен яхшы яктан гына күрсәткән "СУ-32" хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Универсаль спорт мәйданчыгын төзүчеләргә ихтирам сүзләрен җиткергәннән соң, шәһәр мэры тагын бер тапкыр биредә яшәячәк һәм балалар тәрбияләячәк халыкка мөрәҗәгать итте. Үсеп килүче буынны, өлкәннәр кебек, кеше хезмәтен саклый һәм бәяли белергә өйрәтергә кирәк. Моңа ачык мисал - 45 нче йортның чиста һәм пөхтә подъездлары. Аны биредә яшәүчеләр үзләре яңартканнар һәм матурлаганнар.
Киләчәк - балалар кулында. Бәйрәмдә күптән түгел генә бәби алып кайткан әти-әниләрне дә игътибарсыз калдырмадылар. Ишегалдының тагын бер горурлыгы - Петуховлар гаиләсендә өч игезәк бала туган. Әлегә аларга бары тик 4әр ай гына, шулай булуга да карамастан, шәһәр тормышында катнаша башлаганнар инде. Гафиятуллин урамы, 45 нче йорт халкы Бөек Ватан сугышы ветераннарына илебездәге ачык күк йөзе өчен зур рәхмәтле. Кызганыч, аларның саны елдан-ел азая бара. Бәйрәмне әлеге ишегалдының бер генә ветераны күрә алды, шәһәр мэры хөрмәт иясенә барлык бөгелмәләр исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Соңыннан Илдус Касыймов ишегалдын карады, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең фантазиясен бәяләде.
Халыкка бәйрәм кәефен Техника йорты үзешчән сәнгать коллективлары чыгышы бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса