Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Исемнәре татар фәненә кайтты

17 октябрьдә Әлмәт муниципаль районы хакимияте һәм политехник техникумы, ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә, "Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар: заман, шәхес, чынбарлык" исемле фәнни-гамәли конференция үткәрде.

Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотолары.
Аның дәрәҗәсе һәм даирәсе татар фәнендә танылган абруйлы исемнәрдән күренде. Филология фәннәре докторлары, профессорлар Зөфәр Рәмиев (Казан) һәм Әнвәр Шәрипов (Чаллы), филология фәннәре кандидаты, доцент Халисә Кузьмина (Казан), тарих фәннәре докторы Әлфия Галләмова (Казан), шулай ук кадерле нәсел агачы үстергән күпсанлы фән эшлеклеләренең берсе, ВЭГУ академиясенең Самара институты директоры, тарих фәннәре кандидаты, профессор Рөстәм Туйкин (Самара), Зәй-Каратай, Кәрәкәшле, Карабаш, Самара өлкәсе һәм Әлмәт мәктәпләреннән укытучылар пленар утырыш һәм секцияләрдә чыгыш ясадылар. Татарстанның гына түгел, илебезнең мәгариф һәм фән өлкәсенә береккән борынгы нәсел - Туйкәләр
аудитория залын тутырып утырды.
Конференция кунакларын Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Рафаэль Ганиев һәм политехник техникум директоры, педагогия фәннәре кандидаты Илдар Баһманов сәламләде. Секцияләр эшенә Әлмәт политехник техникумының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Марат Туйкин (оештыруның үзәгендә торган шәхес), Кичүчат авылының Р. Фәхреддин музее директоры, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова һәм "Бертуган Туйкиннар" китабының авторы, филология фәннәре кандидаты, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльмера Галимҗанова җитәкчелек иттеләр. Ихлас татар галимәсе Эльмера ханымның эшчәнлеге нигезендә әлеге конференция яшәүгә яралды, алай гына да түгел, чыгыш ясаучыларның күп өлеше аның китабының оригиналь җәүһәрләрен үзләренең фәнни тикшеренүләренә нигез итеп алдылар. Якынча 1600 елга кадәр җиткән шәҗәрә агачын төзүнең төп хезмәтен Рамил Туйкин (Мәскәү) башкарды.
Тирән тарихи эчтәлектән тыш, Әлмәт политехник техникумының заманча бизәлеше, телевизион студия рәвешендәге актлар залы сокландырды, каршы алу һәм оештыру мәсьәләләре ихтирам уятты. Һәр катнашучыга алдан ук чыгышлар күчерелгән флеш карталар таратылды, аларны шунда ук ноутбукка куеп, аңлашылмый калган урыннарны ачып, кабат укырга мөмкин иде.
Конференциянең максаты тормышка ашты: мәгърифәтчеләрнең ядкарь-мирасын татар фәне хозурына кайтаруның һәм бүгенге заман дәреслекләрендә файдалану, биографик фактларны туплау-барлауның эзлекле юнәлеше билгеләнде. Кайбер кызыклы чыгышларны һәм фотоларны киләсе саннарда тәкъдим итәрбез.
Өстәге рәсемдә сулдан уңга - Марат Нур улы Туйкин, Эльмера Мәхмүт кызы Галимҗанова, Зөфәр Зәйни улы Рәмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса