ВКонтакте социаль челтәренең "Бөгелмә авазы" төркемендә үтүче "Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесе конкурсантлары өчен тавыш бирү иртәгә тәмамлана. 14 март көнне, комментарийлар саны буенча, җиңүчеләрне игълан итәчәкбез.
Әлеге сәгатькә булган мәгълүматлар буенча Сабина Гафорова 61 комментарий белән - беренчелектә, Ксения Богданова 39 комментарий белән - икенчелектә һәм Зилә Мәгъсумова бер...
ВКонтакте социаль челтәренең "Бөгелмә авазы" төркемендә үтүче "Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесе конкурсантлары өчен тавыш бирү иртәгә тәмамлана. 14 март көнне, комментарийлар саны буенча, җиңүчеләрне игълан итәчәкбез.
Әлеге сәгатькә булган мәгълүматлар буенча Сабина Гафорова 61 комментарий белән - беренчелектә, Ксения Богданова 39 комментарий белән - икенчелектә һәм Зилә Мәгъсумова бер генә тавышка калышып - 38 комментарий белән өченчелектә бара.
Тавыш бирү өчен:
1. "Бөгелмә авазы" ("Голос Бугульмы") төркеме һәм "Бөгелмә авазы" бите белән дус булырга;
2. Тавыш бирүче конкурсантның фотосы астында "Дөньядагы иң гүзәл зат" дигән комментарий калдырырга кирәк.
Әлбәттә инде, иң үзенчәлекле дип табылып, аеруча күп тавыш җыйган фото авторларын спонсорыбыз - "Алина" матурлык салоныннан бик шәп бүләкләр: 1 урынга - 1 500лек, 2 урынга - 1 000лек, 3 урынга - 500 сумлык "Матурлык" сертификатлары көтә.