Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Инкассатор тоткарланды

Татарстан полицейскийлары инкассатор Игорь Богаченконы һәм аның белән бергә эш иткән Илья Кострубинны Мари Иле Республикасы территориясендә тоткарладылар.

ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
 
Оперативниклар җинаять кылуда гаепләнүче егетләрнең коралларын, булган акчаларын алдылар.
Исегезгә төшерәбез: 28 гыйнвар көнне тоткарланган Игорь Богаченко 23 гыйнварда 11 сәгать 7 минутта Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамында үзенең хезмәттәшенең аягына коралдан атып яралап, "Фольксваген Амарок" машинасында (инкассатор машинасы) 60 миллион сумнан артык акча урлап качкан иде. (Хәзерге вакытта акчаның 12 миллион сумнан артыгы банкка кайтарылган инде). Тикшерү эшләре мәнфәгатьләрендә аның турындагы мәгълүматлар хәбәр ителми. Бер сәгать эчендә "Тоткарлау" ("Перехват") планы игълан ителә. Россиянең якын-тирәдәге эчке органнарына хәбәр җибәрелә. Бу факт буенча, РФ Җинаять кодексының 162 нче маддәсе, 4 нче өлеше нигезендә (юлбасарларча талау), җинаять эше кузгатыла.
Җинаятьне ачу эшен Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артём Хохорин шәхсән үз контроленә ала.
Оператив-тикшерү эшләре барышында полицейскийлар Столичная урамындагы 41 нче йорт янында калдырылган инкассатор машинасын табалар. Анда урланган акчаның бер өлеше - 4 миллион сумга якыны була. Моннан тыш, аның ярдәмчесе - Ростов өлкәсе Сальск шәһәрендә туган, Яшел Үзәндә яшәүче Илья Олегович Кострубинны да эзли башлыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X