Һиммәтле кызларга – кыйммәтле таҗлар
17 февраль көнне мәркәзебез Казанда талантлылар һәм матурлар арасында "Татарстанның энҗе бөртеге - 2013" дип атала торган II Республика балалар бәйгесе булып үтте. Җөмһүриятебезнең барлык төбәкләреннән сайлап җыелган 4 - 14 яшьлек 30 кыз бала иң затлы таҗны алу өчен ярыштылар. Алар арасында Бөгелмәнең нәни гүзәлләре дә бар иде. Әлфинур...
17 февраль көнне мәркәзебез Казанда талантлылар һәм матурлар арасында "Татарстанның энҗе бөртеге - 2013" дип атала торган
II Республика балалар бәйгесе булып үтте. Җөмһүриятебезнең барлык төбәкләреннән сайлап җыелган 4 - 14 яшьлек 30 кыз бала иң затлы таҗны алу өчен ярыштылар. Алар арасында Бөгелмәнең нәни гүзәлләре дә бар иде.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Елена Васильева фотосы.
Кызлар башта сәхнәгә менә дигән затлы милли күлмәкләрдән чыгып, үз халкы турында сөйләделәр, тормыш хәлләренә бәйләп фикер йөрттеләр, киләчәктә кем булырга хыялланулары хакында бәян итәргә дә онытмадылар. Сынауның икенчесе иҗади бәйге иде. Монда инде тышкы матурлыкны күрсәтү генә җитми, бар сәләтеңне ачып салырга кирәк булды. Кырыс жюри әгъзалары аларның үз-үзен тотышын, биюләрен, җырлауларын, шигырь сөй-ләүләрен бәяләгәндә нык таләпчәнлек күрсәттеләр. Ә инде бәйгенең соңгы этабында купшы бал күлмәкләре киеп чыккан кызлар сокланып туймаслык сөйкемле иделәр.
"Fashion" агентлыгының нәни модельләре - безнең шәһәр һәм күрше Лениногорск белән Азнакай кызлары үз туган төбәкләренә "Алмаз-Холдинг" ювелир компаниясенең кыйммәтле 9 таҗын, истәлек тасмалары һәм дипломнар алып кайтты.
Бөгелмә гүзәлләренә килгәндә, 10 яшьлек Анастасия Гермаковская - "Мини-мисс дикция", 12 яшьлек Суфия Миргасыймова "Мини-мисс улыбка" титулына ия булдылар. Ә 13 яшьлек Василиса Воронина бәйгедә икенче урынны яулап, "Вице-мисс Жемчужинка Татарстана" исемен яулады.
Бөгелмәләрнең җиңүлә-ре әле моның белән генә чикләнмәде. Суфия белән Василиса "Иң яхшы милли кием" номинациясендә дә җиңеп чыктылар.
Бәйгенең жюри рәисе, башкаланың танылган дизайнеры Әлмирә Борһанова безнекеләрнең киемнәрен иң яхшы дип таныды.
Кызларыбызны җиңүлә-ре белән ихлас котлыйбыз! Киләчәктә тырышып укып, яңа үрләр яулауларын, тормышта үзләренә лаеклы
урын табуларын теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа