Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Иминлек юлы буйлап

Ноябрьнең өченче якшәмбесе, Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан игълан ителгәнчә, бөтен дөньяда Юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
Бөгелмә районы ЮХИДИ бүлеге инспекторы,
полиция өлкән лейтенанты.
Бу көннәрдә Россиянең барлык төбәкләрендә бөтен җәмәгатьчелекне автокатастрофаларда һәлак булганнарны искә алырга өндәгән социаль әһәмиятле акцияләр бара. Андый чаралар Бөгелмә районында да үткәрелә. Әйтик, 10 ноябрьдә Татарстан Республикасында башланып киткән "Иминлек ункөнлеге" 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, бездә дә күптөрле чаралар комплексы оештырыла. Шушы ук ункөнлек кысаларында "Зебра", "Игътибар - җәяүле!" ("Внимание - пешеход!"), "Итагатьле машина йөртүче" ("Вежливый водитель"), "Балаларга - автокәнәфи" ("Автокресло - детям") дип атала торган профилактик чаралар да уза.
Шундыйларның берсе 30 нчы балалар бакчасында үтте (бакча мөдире - И.Н. Митрофанова). "Иминлек юлы буйлап" дигән интеллектуаль-спорт уеннарында гаилә командалары - бала һәм аның әтисе белән әнисе катнаштылар.
Л. Быстрова башкаруындагы әкият персонажы һәм чараны алып баручы Г. Пестова ярдәме белән командалар ярышларның 9 этабын уздылар. Гаиләләр, эмблемаларына карап, транспорт төрен аеру, спорт этабында маневрлар ясау кебек биремнәрне башкардылар, ребуслар чиштеләр, автомобиль җыйдылар, беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен ничек белүләрен чагылдырдылар, балалар утырып йөри торган җайланмаларны да дөрес итеп беркетеп куйдылар. Әлбәттә, капитаннар ярышы да булды һәм ул бик кызык узды.
Әти-әниләр, балалары белән бергәләп, бик мавыгып, янып-көеп ярыштылар, берсен-берсе уздырып, очколар тупладылар.
Уеннар төгәлләнгәч, җиңүчеләргә призлар һәм Дипломнар тапшырылды. 1 нче урында - Сәлаховлар гаиләсе (команда капитаны - Әминә); 2 нче урынны Найденнар (капитан - Арина) белән Хәсәновлар (капитан - Данис) гаиләләре бүлеште; 3 нче урында - Вәлиевлар (капитаннары - Азат).
Юл йөрү кагыйдәләрен менә шулай олылар һәм кечеләр бер булып өйрән-гәндә һәм истә калдырганда гына без юллардагы күңелсез статистика саннарын төзәтә алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса