Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Зур тормышка – имин юлдан

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнне безнең балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр өчен икеләтә бәйрәм булды - аларны бу истәлекле дата белән котларга ТР ЮХИДИ баш инспекторы Рифкать Миңнеханов үзе килгән иде.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Әле 5-6 апрельдә генә ул шәһәребездә Татарстан Республи-касының мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә үткән балаларның юл-транспорт вакыйгаларында имгә-нүен профилактикалауга багышланган "Яшел ут" бәйгесенә нәтиҗәләр ясау чараларында катнашып, Бөгелмәдә алып барыла торган эшләрне югары бәяләп, Балаларны яклау көнендә бу нәниләрне котларга киләчәге турында әйткән иде. Халык мәкалендәгечә: "Әйткән сүз - аткан ук" дигәндәй, җитәкче сүзендә торды. Ә бакчаларда тәрбияләнүчеләрнең республикабызның Юл хезмәте иминлеге дәүләт инспекциясен җитәкләүче абыйларының килүен түземсезлек белән көтүләре аларның чыгышларында ачык чагылыш тапты. Р.Миңнеханов белән бергә нәниләрне бәйрәм белән котлауда, аларга бүләкләр тапшыруда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, җаваплы җитәкчеләр, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашып, самими балаларның искиткеч матур чыгышларын карап, бик күп уңай тәэсирләр алдылар, аларның костюмнарына сокландылар, үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен күреп, хозурландылар.

11 нче "Искорка" балалар бакчасында нәниләр Рифкать Нургали улын "Юл әлифбасы" белән таныштырдылар. 20 нче "Ладушки"ка тәрбияләнүчеләр җәйгә мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. 35 нче "Дельфин" мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесенең чая нәниләре Шапоклякның шуклыгын тәртипкә китерергә булыштылар. 24 нче "Тургай" балалар бакчасында баш инс-пекторны җыр-биюләргә корылган "Күңелле балачак" дип исемләнгән мавыктыргыч чыгышлар белән каршы алдылар. "Журавушка" прогимназиясендә балалар Рифкать Миңнехановка "Җәй-2012" раллиенда баш судья булырга тәкъдим иттеләр. Үзенең хаким вазифасын уңышлы башкарган җитәкче балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәп, сау-сәламәт һәм нык булып үсүләрен теләде. Балалар бакчалары, мәгариф идарәсе хезмәткәрләренә шундый матур, нәтиҗәле эшләр башкарганнары өчен ихластан рәхмәтләрен җиткерде. "Бу колачлы эш - барлык структураларның бердәм хезмәте нәтиҗәсе, ә иң беренче чиратта, шәһәр хакимиятенең дөрес позициясе", - дип билгеләп үтте ул. Шәһәр мэры Илдус Касыймов, ихластан әйтелгән матур сүзләргә җавап итеп, республиканың баш инспекторына безнең шәһәргә килеп, барчабызны, иң беренче чиратта, балаларны сөендергәне өчен олы рәхмәтләрен җиткерде, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм барлык изге эшләрендә дә уңышлар теләде. Ә балалар бакчалары хезмәткәрлә-ренә нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдереп, укучыларның мәктәпкә юл йөрү кагыйдәләрен камил белеп барачаклары турында ышанып әйтте һәм киләчәктә юлларыбызда балалар катнашындагы күңелсез һәлакәтләрнең булмавын теләде. Шунысын да әйтеп үтәсе килә, бу көнне Рифкать Миңнеханов үзенең туган көнен дә билгеләп үтте, ә йөзләгән, меңләгән балалардан котлау сүзләре, истәлекле бүләкләр алу аның өчен өчләтә бәйрәм булгандыр, мөгаен, йөзендәге елмаюга караганда, мо-ның шулай икәненә шик юк иде, әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: касыймов