Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Ил табыны – ир-егет тырышлыгыннан

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров җаваплылыгы чикләнгән "Муса Җәлил исемендәге" авыл хуҗалыгы җәмгыятендә булып, эшләрнең торышы белән танышып кайтты. Хуҗалык җитәкчелеге белән сөйләшкәндә, район башлыгын андагы терлекләрнең баш санын арттыру, субсидияләр турындагы һәм башка мәсьәләләр кызыксындырды.

Марина КОЛЕСНИКОВА.
Альбина Акимова фотолары.
Бүгенге көндә "Муса Җәлил исемендәге" бу хуҗалык фермаларында 1 мең баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 270е - савым сыерлары. Моннан тыш,
1 370 баш дуңгыз, 209 баш ат асрыйлар. Киләчәктә ташландык фермаларны реконструкцияләп, тиешле тәртипкә китергәч, малларның баш санын тагын да арттырырга ниятлиләр.
Күп терлекчеләр Африка чумасы дигән афәттән куркып яшәгән бу заманда, әлеге хуҗалыкның дуңгыз фермаларында малларның баш саны арта бара. Куркыныч чирне кисәтү өчен бөтен чаралар күрелгән. Фермада кул хезмәте юк дәрәҗәсендә. Җитәкче Харис Әхмәтгәрәев әйтүенчә, алдагы елда тагын бер бинаны ремонтлап, 85 баш ана дуңгызга исәпләнгән сарай һәм 110 баш терлеккә исәпләнгән ясалма орлыкландыру пункты ачарга уйлыйлар.
Кызыл Чишмә авылында исә хуҗалык җитәкчесе ит өчен махсус үстерелә торган токымлы симертүдәге үгезләр фермасын күрсәтте.
Биредә асрала торган 150 баш терлеккә, нигездә, үзләре үк әзерләгән, бернинди биологик өстәлмәләр кушылмый торган азык бирелә. Шуңа күрә итнең экологик чисталыгы бәхәссез.
Моннан тыш, ферма табигатьнең искиткеч матур урынында урнашканлыктан, заманча киң карашлы хуҗа киләчәктә биредә авыл хуҗалыгы туризмын үстереп җибәрергә дә ният итеп тора.
- Кешенең үз эшенә бирелеп, ихлас яратып эшләгәнлеге сизелеп тора. Күрсәткечләре дә күркәм, киләчәккә төпле планнары да бар, дәүләттән дә соранып йөрми, заемнар алудан да курыкмыйча, үз көченә ышанып яши, эшли, - диде район башлыгы Линар Закиров журналистлар белән аралашканда. - Безнең алда терлекләрнең баш санын, савыла торган сөт күләмен арттыру, гаилә фермаларын ишәйтү бурычы тора. Хәзер аларның саны - 32. Болар барысы да - комплекслы эш. Ә мондый күләмле эшләр менә биредәге Харис Әхмәтгәрәевныкы кебек хуҗалыклардан башка алып барыла алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса