Ил данын ир-егетләр күтәрә
Инде хәбәр иткәнебезчә, 10 - 14 июль көннәрендә Польшаның Познань шәһәрендә яшүсмерләр арасында йөзү буенча Европа чемпионаты узды. Анда Европа кыйтгасының 42 иленнән 510 спортчы катнашты.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Россия спортчылары үзләрен ярышларда бары тик уңай яктан гына күрсәттеләр. Бигрәк тә йөзү ярышларында аларга тиңнәр булмады. Команда ярышын-
да безнекеләр, лаеклы рәвештә, иң югары баскычка күтәрелде. Алар исәбендә 32 медаль: шуларның 22се - алтын, 8е - көмеш, 2се - бронза дәрәҗәсендә. Икенче урында калган Бөекбрита-ния командасының 17 бүләге бар, шуның 3се генә алтын медальләр, өченче урында - Германия командасы. Безнең командадан феноменаль күрсәткечкә ирешкән спортчылардан Мария Бак-лакованы атарга мөмкин, ул 7 стартның барысында да җиңүгә ирешкән, 7 (!) алтын медаль яулаган. Евгений Седовның да 7 бүләгенең 5се - алтын дәрәҗәсендә. Европа беренчелегенең 4 (!) тапкыр җиңүчесе исеменә шулай ук Розалия Насретдинова, Дарья Устинова лаек булганнар. Шунысын да әйтергә кирәк, 50 метр арага ярышта Розалия Насретдинова Литвадан килгән Олимпия чемпионы Рута Мейлутитены да икенче урында калырга мәҗбүр иткән. Монысы инде - ярышларда көндәшләрнең нинди көчле булганлыгы турында ачык сөйли торган факт.
Әлеге ярышларда Бөгелмә егете Александр Красных та катнашкан. Тугыз яшеннән "су җене" кагылган егетне юкка гына ил җыелма командасы составына алмаганнары көн кебек ачык анысы. Моңа кадәр инде Александр Россия беренчелегендә - ике алтын, бер көмеш, Россия кубогы ярышларында бер алтын, ике көмеш отып, Халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәгән булган. Шуңа күрә Познаньда үтәсе ярышларга егет зур өметләр баглап барган һәм ялгышмаган. 200 метр ераклыкка ирекле йөзүдә ул, бары тик Бөекбритания спортчысына гына оттырып, мактаулы икенче урынга лаек булган /1 минут 49.10 секунд эчендә йөзеп узган ул әлеге араны. Авт./ һәм җыелма команданың җиңүенә үзеннән лаеклы өлеш керткән.
17 июль көнне Александр Красных һәм аның тренеры Сергей Кузнецовны хакимият бинасында Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов кабул итте (рәсемдә). Эчкерсез сөйләшү барышында Александр үзенең киләчәккә планнары белән дә уртаклашты. Быел шәһәребезнең 2 нче лицеен тәмамлаган егет укуын Казан федераль университетының геология факультетында дәвам итәргә җыена. Монда гаҗәпләнерлек бернәрсә дә юк, чөнки аның әти-әнисе "ТНГ-Групп" җәмгыятендә хезмәт итәләр һәм Александр да алар юлыннан китәргә булган. Әлбәттә, укуы белән беррәттән, егетнең тормышында йөзү дә янәшә барачак. Аңа киләчәктә яңадан-яңа җиңүләр, укуында уңышлар, гомумән, шәһәребез, республикабыз, илебез данын еракларга җиткерүен телибез һәм шуңа ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа