Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Ил батырларын хөрмәтләү

9 Май - Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларын җиңгән көн - барыбыз өчен дә бик кадерле. Инде күп еллар узса да, ничәмә буын үсеп җитсә дә, әби-бабайларыбызның батырлыгы мәңге онытылмас. Җиңү - халкыбызның батырлыгы һәм даны. Аның нинди корбаннар исәбенә бирелүен һәркем аңлый. Бу бәйрәм безнең йөрәкләргә батырлык һәм каһарманлык,...

Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.

Район һәм шәһәр хакимияте, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре Бөек Җиңү көне уңаеннан оештырылган тантаналы чараларны Кызыл Армия урамындагы зиратта сугыш каһарманнарына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салудан башлап җибәрде. Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан, сугыш чорында Бөгелмә эвакуация госпиталенә китерелгән һәм яраларыннан үлгән сугышчылар хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасы үтте. Аннары 352 нче укчы дивизия хөрмәтенә куелган стела янында хәтер митингы узды.

Ветераннарыбызны, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү, мәрхүмнәрне искә алу чарасы Мәңгелек дан мемориалы янында дәвам итте. Килгән халыкны Техника йортыннан мемориалга кадәр мәктәп укучылары якты йөз һәм елмаю белән каршы алды. Шәһәребез уку йортларында белем алучылар, матур формаларын киеп, парадка әзерләнеп, төз итеп тезелеп басканнар иде. Илебездә иминлек тантана иткәнне күрсәтеп, тынычлык һәм дуслык символы булган ак күгәрченнәр Мәңгелек дан мемориалы янында әйләнделәр.

Бәйрәм барышында Бөгелмә районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов тәбрикләү сүзләрен җиткерде: "Әти-бабайлар илебезнең бәйсезлеген саклап кала алган. Алар безгә дөреслекнең җиңеп чыгасына ышаныч, Ватанга тугрылык үрнәге калдырган. Хөрмәтле ветераннар, аяз күк йөзе һәм дөньяда тынычлык саклап калуыгыз өчен сезнең алда бурычлыбыз!".

Сугыш ветераны Александр Ильинның сөйләр сүзе, хатирәләре байтак тупланган. Кызганыч, аларның барысын да тантанада гына тыңлап бетерергә мөмкинлек булмады, митингның вакыты кысан шул.

Ветераннарның рух ныклыгы һәм киләчәккә ышаныч белән караулары - безнең өчен үрнәк. Аларның саны елдан-ел кимүен онытмаска кирәк, бүгенге көндә зур хөрмәт күрсәтү безнең иң әһәмиятле бурычларыбызның берсе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса