Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Икенче “әниебез”

Сездән күчкән яктылыктан нур сибелә тирә-юньгә. Кайгы-хәсрәт күрми генә яшәгез Сез шулай гомергә. Укытучы! Әни! Бу сүзләр һәрвакыт янәшә йөри. Укытучы - баланың чын дусты, киңәшчесе, ярдәмчесе. Ул безгә белем бирүче генә түгел, ә сәламәтлегебез өчен кайгыртучы, шатлыкларыбыз өчен куанучы, күңелсезлекләребез өчен борчылучы да.

Гөлназ ИШМИЕВА,
Татар Димскәе мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Һәр укучының яраткан, хөрмәт иткән укытучылары була. Минем дә яраткан мөгаллимнәрем бар. Шулар арасыннан аеруча якыны - минем сыйныф җитәкчем
Лена Насих кызы Миңлекәева. Лена апа мәктәбебездә физик тәрбия дәресләре алып бара. 33 ел буе яраткан һөнәренә тугры калган мөгаллимә мактау сүзләренең "иң-иң"нәренә лаеклы. Лена апа безнең сыйныф җитәкчесе булып эшләү дәверендә икенче "әниебез"гә әверелде. Ул нечкә күңелле, кирәк чакта кырыс һәм таләпчән дә була белә. Авыр чакларда укытучыбыз безгә дөрес киңәшен бирә, авырлыклардан чыгу юлларын күрсәтә, тормышта үз юлыбызны табарга, алдыбызга килеп басачак "киртәләрне" аек акыл белән уйлап үтәргә кирәк булача-
гы турында өйрәтә. Моның өчен без аңа бик рәхмәтле.
Апабызның миңа тагын бер сыйфаты ошый: башлаган эшен һәрвакыт җиренә җиткереп, нәтиҗәле эшләргә ярата. Бездә дә шул сыйфатны тәрбияләргә тырыша. Аның җитәкчелегендә спорт буенча ярышларга күп йөрергә туры килә. Һәр ярышка районда призлы урыннар яуларлык итеп әзерли. Мәктәп күләмендә ул оештырган чаралар да эчтәлеге, оешкан төстә үтүләре белән аерылып тора.
Мөмкинлектән файдаланып, мәктәбебездәге барлык укытучыларны үзем һәм сыйныфташларым исеменнән иң якты бәйрәм - Әниләр бәйрәме белән котлыйсым килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп, алтын нурларын җир йөзенә юмарт сипкән кояшның матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәт, өегезгә иминлек алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса