III чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлеге Бөгелмә шәһәр Советының 2018 елның 27 апрелендә булып үткән XVIII сессиясенең V карары
Бөгелмә шәһәр Советының 2015 елның 20 октябрендә булып узган II сессиясенең “Җир салымы турында”гы I карарына үзгәрешләр кертү турында
Россия Федерациясе Салым кодексының 31нче бүлеге, икенче өлешенә туры китереп, Бөгелмә шәһәр Советы карар бирде:
1. Бөгелмә шәһәр Советының 2015 елның 20 октябрендә булып узган II сессиясенең “Җир салымы турында”гы I карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
– 6нчы пунктны яңа басмада бәян итәргә:
“6. Салым ташламаларына, шул исәптән салым һәм җыемнар турындагы законнарда каралган тәртиптә салым чигерүләренә хокукы булган салым түләүчеләр – физик затларсалым органына үзләре теләгән салым льготасын күрсәтүне сорап гариза язарга һәм шулай ук салым түләүченең салым ташламаларына ия булу хокукын раслый торган документлар күрсәтергә хокуклы.
Салым түләүченең салым ташламасына хокукын раслый торган документлары салым органнарында юк икән, шул исәптән салым түләүче үзе дә китермәгән булса, салым органы салым түләүченең гаризасында күрсәтелгән мәгълүмат буенча аның ташламалы салым хзокукына ия булуын раслый торган мәгълүматларны алар булган органнан, оешмадан, вазифаи затлардан соратып ала.
Салым органыннан салым түләүченең ташламалы салымга хокукы булуы-булмавы турындагы мәгълүматлар сораткан запросын алган зат җиде көн эчендә аңа эшләп бирергә, яисә ни өчен эшләп булмаганлыкның сәбәпләрен аңлатып, җавап бирергә тиеш.
Салым органы, әлеге җавап-хәбәр алынуга өч көн дигәндә, салым түләүчегә мәгълүматлар алынмаганлыгын хәбәр итәргә, салым түләүченең үзенең ул документларны китерергә тиешлеген аңлатырга тиеш.
2. Әлеге карар 2018 елның 1 гыйнварыннан соңгы хокукый мөнәсәбәтләргә карый.
3. Әлеге карарны күмәк мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм Бөгелмә муниципаль районының “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтына урнаштырырга.
4. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне үз өстемдә калдырам.
И. БЕЛОВА, Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа