Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Ихлас тәбрик итәм!

Хөрмәтле мөселманнар, кадерле якташлар, мөхтәрәм шәһәр кунаклары! Һәммәгезне дә изге Корбан бәйрәме белән ихлас тәбрик итәм! Әлеге гает көннәрендә бар дөньядагы миллионлаган мөселман халкы кешелеккә биргән чиксез-хисапсыз рәхим-шәфкате өчен бөек Аллаһыбызны тантаналы төстә данлый. Корбан бәйрәме - Раббыбызга якынаю, рухи чистарыну һәм сафлану, мохтаҗларга ярдәм итү һәм игелекле гамәлләр кылу...

Хөрмәтле мөселманнар, кадерле якташлар, мөхтәрәм шәһәр кунаклары! Һәммәгезне дә изге Корбан бәйрәме белән ихлас тәбрик итәм! Әлеге гает көннәрендә бар дөньядагы миллионлаган мөселман халкы кешелеккә биргән чиксез-хисапсыз рәхим-шәфкате өчен бөек Аллаһыбызны тантаналы төстә данлый. Корбан бәйрәме - Раббыбызга якынаю, рухи чистарыну һәм сафлану, мохтаҗларга ярдәм итү һәм игелекле гамәлләр кылу вакыты ул.
Күптөрле милләттәге һәм төрле диндәге кешеләрнең үзара ихтирамлы мөнәсәбәттә һәм толерантлык нигезендә дус-тату яшәве, һичшиксез, безнең иң зур казанышларыбызның берсе булды һәм шулай кала бирә дә.
Аллаһы Тәгалә корбаннарыгызны кабуллардан кылсын һәм гаиләләрегезгә, балаларыгызга чиксез рәхмәтен салсын иде. Сугышлардан, ачлыктан һәм мохтаҗлыктан Үзе сакласын! Тынычлык, иминлек сезгә, кадерле якташлар!
Тирән ихтирам белән һәм һәрбарчагызга изге догада калучы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН,
Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары,
Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса