Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Игътибар! “Кечкенә Мисс һәм Мистер” бәйгесенең конкурсантлары өчен тавыш бирү “ВКонтакте”га күчерелә

Хөрмәтле "Кечкенә Мисс һәм Мистер" бәйгесе конкурсантлары, җанатарлар, 8 июль көнне "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) бәйгедә катнашучыларга тавыш бирү старт алган иде. Ләкин, сайтта программа ярдәмендә тавыш бирү катгый тыела, без тикшереп торабыз дип һәрдаим кисәтү ясап торсак та, кайберәүләр моңа колак салмады, берничә сәгать эчендә бер-берсен куа-куа тавышларны...

Хөрмәтле "Кечкенә Мисс һәм Мистер" бәйгесе конкурсантлары, җанатарлар, 8 июль көнне "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) бәйгедә катнашучыларга тавыш бирү старт алган иде. Ләкин, сайтта программа ярдәмендә тавыш бирү катгый тыела, без тикшереп торабыз дип һәрдаим кисәтү ясап торсак та, кайберәүләр моңа колак салмады, берничә сәгать эчендә бер-берсен куа-куа тавышларны арттыра торды. Билгеле инде,бу гаделлек түгел, чыннан да тырышып, дөрес итеп тавыш җыючыларны бигрәк тә рәнҗетә торган күренеш.

Ләкин, күңелләрне төшермибез, "Кечкенә Мисс һәм Мистер" бәйгесе конкурсантлары өчен тавыш бирү бүгеннән ВКонтакте социаль челтәренең "Бөгелмә авазы" төркемендә (https://vk.com/bugulma_awazy) дәвам итә.

Тавыш бирү өчен түбәндәге шартларны үтәү мәҗбүри:

  1. "Бөгелмә авазы" төркеме (https://vk.com/bugulma_awazy) белән дус булырга;
  2. Тавыш бирүче конкурсантның фотосы астында "Кечкенә Мисс һәм Мистер" дигән комментарий калдырырга кирәк.

27 август көнне "Бөгелмә авазы" төркемендә торуы-тормавын тикшереп һәм комментарийлар саны буенча, җиңүчеләрне игълан итәчәкбез.

Әлбәттә инде, иң үзенчәлекле дип табылып, аеруча күп тавыш җыйган фото авторын спонсорыбыз - "Киндерленд" балалар күңел ачу үзәгеннән (Карл Маркс урамы, 32 нче йорт, 3 нче кат) вакытны күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрү өчен 1 500 сумлык сертификат көтә. Икенче һәм өченче урын ияләренә исә 1 000 сумлык һәм 500 сумлык сертификатлар каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса