Игътибар! “Дөньядагы иң гүзәл зат” бәйгесенең конкурсантлары өчен тавыш бирәбез
Хөрмәтле "Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесе конкурсантлары, җанатарлар, 27 март көнне "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) бәйгедә катнашучыларга тавыш бирү старт алган иде. Ләкин, сайтта программа ярдәмендә тавыш бирү катгый тыела, без тикшереп торабыз дип һәрдаим кисәтү ясап торсак та, кайберәүләр үзләренчә эшли тордылар, шуның өчен дә катнашучылар рәтеннән төшерелеп...
Хөрмәтле "Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесе конкурсантлары, җанатарлар, 27 март көнне "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) бәйгедә катнашучыларга тавыш бирү старт алган иде. Ләкин, сайтта программа ярдәмендә тавыш бирү катгый тыела, без тикшереп торабыз дип һәрдаим кисәтү ясап торсак та, кайберәүләр үзләренчә эшли тордылар, шуның өчен дә катнашучылар рәтеннән төшерелеп калдырылдылар. Алай гына да түгел, кайсыдыр әллә юри, әллә ачу итеп, кичә кич берничә минут эчендә барсының да тавышларын арттырып куйды. Аңламый калучылар, аптырамагыз: бу кемнеңдер "этлек эшләведер", мөгаен.
Ләкин, күңелләрне төшермибез, "Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесе конкурсантлары өчен тавыш бирү бүгеннән ВКонтакте социаль челтәренең "Бөгелмә авазы" төркемендә дәвам итә.
Тавыш бирү өчен:
- "Бөгелмә авазы" ("Голос Бугульмы") төркеме һәм "Бөгелмә авазы" бите белән дус булырга;
- Тавыш бирүче конкурсантның фотосы астында "Дөньядагы иң гүзәл зат" дигән комментарий калдырырга кирәк.
Тавыш бирү 13 мартта тәмамлана. 14 март көнне, комментарийлар саны буенча, җиңүчеләрне игълан итәчәкбез.
Әлбәттә инде, иң үзенчәлекле дип табылып, аеруча күп тавыш җыйган фото авторларын спонсорыбыз - "Алина" матурлык салоныннан бик шәп бүләкләр: 1 урынга - 1 500лек, 2 урынга - 1 000лек, 3 урынга - 500 сумлык "Матурлык" сертификатлары көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа