Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Игътибар: бәйге! “Энҗе бөртекләрен” барлыйбыз

Хөрмәтле укучылар, урта һөнәри белем бирү йорты студентлары, бу хәбәр - сезнең өчен. "Бөгелмә авазы" газетасы традицион "Энҗе бөртеге" бәйгесе игълан итә. Быел аның темасы, 2017 елның Россиядә "Экология һәм махсус саклаулы урыннар елы" һәм Татарстанда "Экология һәм иҗтимагый пространстволар елы" дип игълан ителүгә бәйле рәвештә, "Җир-Ананы рәнҗетмик!" дип атала....

Хөрмәтле укучылар, урта һөнәри белем бирү йорты студентлары, бу хәбәр - сезнең өчен. "Бөгелмә авазы" газетасы традицион "Энҗе бөртеге" бәйгесе игълан итә. Быел аның темасы, 2017 елның Россиядә "Экология һәм махсус саклаулы урыннар елы" һәм Татарстанда "Экология һәм иҗтимагый пространстволар елы" дип игълан ителүгә бәйле рәвештә, "Җир-Ананы рәнҗетмик!" дип атала.

Бәйгенең максаты: укучыларның матбугат чарасы белән элемтәсен ныгыту; мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен арттыру; тел байлыгын һәм тасвирлап бирә белү сәләтен үстерү һәм, әлбәттә, экологик проблемаларга игътибарны юнәлтү.

Язмалар электрон вариантта да, язмача да кабул ителә. Яхшы дип табылганнары газета битендә урын алачак.

Бәйгегә йомгак апрель аенда, Тукай туган көндә - Туган тел бәйрәмендә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса