Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Игътибар, бәйге!

11 сентябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының VII Бөтенроссия конкурсы - "Халык участковые - 2017" старт ала. Халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычын арттыру, полиция участок вәкилләре эшчәнлеге турында уңай җәмәгать фикере булдыру, хезмәтнең дәрәҗәсен арттыру максатыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгы "Халык участковые" Бөтенроссия бәйгесе үткәрә. Конкурс өч этапта үтә. Конкурсның беренче һәм...

11 сентябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының VII Бөтенроссия конкурсы - "Халык участковые - 2017" старт ала.

Халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычын арттыру, полиция участок вәкилләре эшчәнлеге турында уңай җәмәгать фикере булдыру, хезмәтнең дәрәҗәсен арттыру максатыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгы "Халык участковые" Бөтенроссия бәйгесе үткәрә. Конкурс өч этапта үтә. Конкурсның беренче һәм икенче турлары регионнар арасында оештырыла.

Аның беренче турында (11 - 20 сентябрь) Татарстанның шәһәр һәм районнарында хезмәт итүче иң яхшы полиция участок инспекторлары катнаша. Ә инде 7 - 16 октябрьдә, бәйгенең икенче этабында, татарстанлылар республика буенча иң яхшы участковый өчен тавыш бирәчәк. Шуннан соң регионнарда җиңү яулаган участок инспекторларының исемлеге Россия Эчке эшләр министрлыгы сайтында бастырыла. Илебезнең һәр гражданы әлеге исемлектәге участковыйлар турында материалларны өйрәнеп, үзе иң яхшы дип тапканы өчен тавыш бирә алачак.

Конкурсның йомгаклау этабы федераль дәрәҗәдә 1 - 10 ноябрьдә узачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы төстә Россия полиция хезмәткәрләре көнен билгеләп узганда оештырылачак.

Полиция участок уполномоченныйлары үзләре хезмәт күрсәтә торган территорияләрдә тәүлек әйләнәсе кешеләр белән эшлиләр. Һәрчак халыкка, бигрәк тә аның социаль кыен хәлдәге өлешенә беренчеләрдән булып ярдәмгә киләләр. Участковыйлар даими төстә җинаятьчелекне, караучысыз балалар эшен, эчкечелек һәм наркоманияне профилактикалау белән шөгыльләнәләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеген бәйгедә полиция капитаны, участок вәкаләтле вәкиле Алексей Николаевич Иванов яклаячак.

Алексей Николаевичка - 35 яшь. Өйләнгән, ике баласы бар. Белеме - югары.

Эчке эшләр органнарында 2005 елдан бирле эшли. Участок вәкаләтле вәкиле вазифасында - 2013 елдан. Хезмәте дәверендә 19 тапкыр бүләкләнгән, шуларның 5се - ТР Эчке эшләр министрлыгыннан. Алексей Николаевич 29 нчы номерлы административ участокта хезмәт күрсәтә. Аңа авыл торак пунктлары керә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге мәтбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса