Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

“Игътибар, балалар!” акциясе башланып китте

Татарстан Республикасында 15 майда "Игътибар, балалар!" дигән акция башланып китте. 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк бу акция балаларның юллардагы имгәнүләрен профилактикалау максатында үткәрелә. ТР Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча 2017 елның 4 аенда республикабыз юлларында 16 яшькә кадәрге балалар да эләккән 141 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 2сенең гомере...

Татарстан Республикасында 15 майда "Игътибар, балалар!" дигән акция башланып китте. 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк бу акция балаларның юллардагы имгәнүләрен профилактикалау максатында үткәрелә.

ТР Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе

мәгълүматлары буенча

2017 елның 4 аенда республикабыз юлларында 16 яшькә кадәрге балалар да эләккән 141 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 2сенең гомере өзелгән, 146 бала имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Бу күрсәткечләр, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бераз кимрәк.

Хәзерге вакытта юлларда бәлагә юлыгучы җәяүле балаларның саны кими төшкәнлеге - уңай күренеш. Шулай да барлык һәлакәтләрдә андыйларның өлеше 56 процент тәшкил итә әле. Агымдагы елның 4 аенда шундый 75 очрак теркәлгән, һәрберсендә балигъ булмаган яшьтәге җәяүле балалар зыян күргән. Узган елның шушы чорына караганда, балалар катнашындагы вакыйгалар - 15 очракка, һәлак булганннар саны - 1 кешегә, тән җәрәхәтләре алучылар 25 кешегә кимесә дә, һәр һәлакәт артында аерым кешеләрнең зур кайгысы яту сәбәпле, тынычланырга һич урын юк.

Пассажир балалар юлыккан 61 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән (барлык очракларның 40,8 проценты). Ике баланың гомере өзелгән, 66сы имгәнгән.

Балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларының өчтән бере җәйге айларга туры килә. Узган елның июнь - август айларында, мәсәлән, барлыгы шундый 175 очрак теркәлгән, 7 баланың гомере өзелгән, 181енең сәламәтлегенә зур зыян килгән.

Агымдагы елның "Игътибар, балалар!" акциясе кысаларында Татарстан полицейскийлары тарафыннан түбәндәге эшләрне эшләү планлаштырыла:

- балигъ булмаган яшьтәге пассажирларны йөртүгә бәйле кагыйдә бозуларны ачыклау, андый очракларга юл куймау максатыннан, рейдлар уздыруны;

- транспорт белән идарә итүчеләрнең җәүлеләргә юл куймау очракларын кисәтү максатыннан рейдлар үткәрүне;

- полиция хезмәткәрләре катнашында ата-аналар җыелышлары уздыру һәм анда балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләренә игътибарны көчәйтү кирәклеге турында чыгышлар ясау;

- ял итү-сәламәтләндерү лагерьларында юлларда имин йөрү күнекмәләрен ныгытырга булыша торган викториналар, бәйгеләр уздыру;

- уку йортлары, сәламәтләндерү лагерьлары тирәсендәге юлларның торышын, андагы юл билгеләрен, светофорларны һ.б. тикшерү.

Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә: "Россия Федерациясендә Юл йөрү кагыйдәләре"нең 22.9 нчы пунктында балаларны транспорт чарасына конструкциясе үзенчәлекләрен истә тотып көйләнгән куркынычсызлык чаралары белән тәэмин ителгән очракта гына утыртып йөртергә мөмкин. Таләп үтәлмәгән очракта 3 000 сум күләмендә штраф көтә. Агымдагы елның узган 4 аенда полиция хезмәткәрләре шундый тәртип бозуның 8 меңнән артык очрагын ачыклаган инде.

Хәрәкәт вакытында җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән өчен 1 500 сум күләмендә штраф түләргә туры килә (12.18 нче пункт). Шушы ук вакыт эчендә андыйлар 24 меңгә якын булган.

Яшь тәртип бозучылар да полиция хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмый. Гыйнвар - апрель айларында 16 яшькә кадәрге 5 меңләп бала һәм яшүсмергә карата махсус карточка тутырылган. Аларның юл йөрү кагыйдәләрен бозганлыгы хакындагы мәгълүматлар уку йортларына җибәрелә.

ТР Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булулуларын сорый. Җәйге чорда икеләтә уяулык таләп ителә.

Ата-аналар да балаларының иминлеге хакында ныклап кайгыртырга тиеш. Куркыныч янаган җирләрдә, бигрәк тә юл буйларында аларны караучысыз калдырырга ярамый. Ә 12 яшькә кадәрге балаларны машинада махсус җайланмаларда гына йөртергә рөхсәт ителә. Олыракллары исә куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш.

Хәерле юллар, хәерле җәйләр сезгә!

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса