Игелекле Бөгелмә: аз тәэмин ителгән гаиләләргә азык-төлек тупланмалары тапшыра башладылар.
Бөгелмә азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр һәм азык-төлек кибетләре хуҗалары шәһәрнең аз тәэмин ителгән гаиләләре өчен азык-төлек тупланмалары җыя.
Ул тупланмаларга беренче чиратта кирәкле азык-төлек – Бөгелмәнең 1нче икмәк продуктлары комбинаты, сөт комбинаты һәм 1нче икмәк заводы продукциясе керә. Макароннар, үсемлек мае, консервлар, шикәр, чәй һәм башка продуктларны беренче чиратта азык-төлек кибетләре, шул исәптән төп кибетләр челтәрләре тәкъдим итәчәк.
Мохтаҗ гаиләләр исемлеге социаль хезмәт тарафыннан бирелгән. Адресатларга продуктларны волонтерлар һәм социаль яклау вәкилләре китерәчәк. Беренче ун комплектны инде гаиләләргә китергәннәр. Азык-төлек «Изобилие» кибетләре челтәре, Бөгелмә сөт комбинаты һәм 1нче икмәк продуктлары комбинаты тарафыннан тәкъдим ителде.
Бөгелмә муниципаль район порталыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа