Тема дня
Ифтар – игелекле эш
Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә ифтар мәҗлесләре дәвам итә. Һәр көнне биредә йөзләгән кеше авыз ача. 8 июль көнне исә ифтар мәҗлесен Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров үткәрде.
Бу көнне мәчеттә аш-су осталары конкурсы да оештырылган иде (рәсемдә). Линар Закиров һәм Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, Бөгелмә районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин туташ-ханымнар әзерләгән ризыкларга бәя бирделәр, урыннар билгеләделәр. Ифтар мәҗлесеннән соң җиңүче-ләргә Дипломнар һәм аш-су бүлмәсендә һәрвакыт кирәк була торган әйберләр - бүләкләр тапшырдылар.
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса