Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Ибраһимовлар – Бөгелмә районының горурлыгы

Бүгенге көн герое Флүр Ибраһимов - республиканың иң яхшы гаилә фермасы җитәкчесе. Моны күптән түгел басылып чыккан "Татарстанның гаилә фермалары" исемле китап та дәлилли. Флүр Ибраһимов исеме анда Бөгелмәнең алдынгы гаилә фермасы җитәкчесе буларак кергән. Быел Флүр Ибраһимовның гаилә фермасының беренче юбилее - ачылуына 5 ел тула. Эшне башлап җибәрү...

Бүгенге көн герое Флүр Ибраһимов - республиканың иң яхшы гаилә фермасы җитәкчесе. Моны күптән түгел басылып чыккан "Татарстанның гаилә фермалары" исемле китап та дәлилли. Флүр Ибраһимов исеме анда Бөгелмәнең алдынгы гаилә фермасы җитәкчесе буларак кергән.

Быел Флүр Ибраһимовның гаилә фермасының беренче юбилее - ачылуына 5 ел тула.

Эшне башлап җибәрү аның яртысын эшләүгә тиң, дип әйтәләр халыкта. Бу дөрес тә. Ибраһимовларга аякка басып китәр өчен 49 квадрат метрлы кечкенә генә ферма бинасы, 8 баш сыер кирәк булса, бүген маллар башы 28гә җиткән, шул исәптә - 15 сыер, 1 ат һәм 40 берәмлек кош-корт. 2014 елда гаилә 815 мең сумлык табыш алган, 47 тонна сөт Бөгелмә сөт комбинатына тапшырылган. Бер көнгә уртача 100 литр сөт дигән сүз бу.

Ат эшли, сыер ашый. Ибраһимовлар гаиләсендә эш шул тәртиптә бара. Күмәк эш - ирмәк эш дип, ир-егетләр малларга ризык әзерләү, аларны карау белән шөгыльләнә, ә хатын-кызлар сыер сава. Аларның эшен җиңеләйтү максатыннан, Флүр Ибраһимов заманча сыер саву аппаратлары сатып алган.

Авылда халык кояш чыгу белән уяна. Берлек авылында да шулай ул. Биредә эш көнозын кайный. Ибраһимовлар малларга ризыкны үз көчләре белән әзерлиләр. "Җәй көне мулдан әзерләгән печән (2 200 данә прессланган төргәк), салам (4 000 төргәк) кыш чыгарга җитә", - дип сөйли Флүр Мәгъсүм улы.

Башланган эш ярты юлда калмый. Флүр Ибраһимовның шөгыле күпләрне кызыксындыра. Гаилә фермасын оештырырга аны Петровка авыл җирлеге башлыгы Нина Арбузова үгетләгән икән.

Хәзер әтисенең эшен улы Рафаэль дә дәвам иттерә. Ул 2013 елда үзенең гаилә фермасын ачып җибәргән. 22 яшьлек егет 2014 елда, "ТРда эшен ачып җибәрүче фермерларга ярдәм итү" программасы нигезендә, 1 миллион ярым сумлык грант ота. Шул акчага 10 баш савым сыеры, минитрактор, печән җыю прессы, чапкыч, тырма сатып ала, 24 баш сыерга яңа ферма төзи. Билгеле инде, уңышлы башланган эшнең нәтиҗәсе дә озак көттерми: бер ел эчендә егет 207 мең сум чиста табыш алган, 6 тонна сөт җитештергән.

Хәзер әтиле-уллы Ибраһимовлар - Бөгелмә районы горурлыгы. Алар - фермер хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләргә үрнәк һәм төп киңәш бирүчеләр дә. Табыш алу өчен генә эшләп тә, баеп та булмый. Иң беренче чиратта, үз эшеңне яратырга кирәк, аңа җан җылыңны салу мөһим, шул вакытта гына уңышка ирешеп була, ди Ибра- һимовлар. Династия вәкилләре ярат- кан эшләрен киләчәктә дә дәвам иттерәчәк, аларга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса