Иҗатташлык күпере ышанычлы булсын
16 октябрь көнне Әлмәттә яшәп иҗат итүче бер төркем каләм ияләре һәм сәнгать әһелләре "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе чакыруы буенча Бөгелмәдә булып китте.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Руслан Җәләев фотосы.
Кунаклар башта якташларыбыз горурлыгы - республикада нибары икәү булып, шуның берсе Бөгелмәдә эшләп килүче Татар милли мәдәният үзәге һәм аның тарихы белән таныштылар, аннары Үзәк мәчеттә җыелган җәмәгать белән өйлә намазы укып, 1552 елгы канкоешта шәһит киткән ата-бабаларыбыз рухына дога кылдылар һәм "Булат" кафесында Хәтер көне уңаеннан оештырылган Коръән ашында булдылар (химаяче Х.Ф.Мотыйгуллин).
Ә 15 сәгатькә Татар мәдәният үзәгендә "Моңсар" берләшмәсе әгъза-лары, җәмәгатьчелек һәм студентлар белән очрашу кичәсе билгеләнгән иде. Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Илүсә Нәбиуллина башта кыскача гына үзе һәм иҗаты, оешманың эшчәнлеге белән таныштырды һәм беренче сүзне 37 китап авторы - язучы Альберт Хәсәновка бирде. Олпат каләм иясен зал алкышлап каршы алды. Аксакалның, әлбәттә, яшьләргә әйтер сүзләре күп иде: милләт буларак татарның сан ягыннан кими баруына борчылуын да, "бүгенге көндә нәчәльство "эреп китеп" ярата торган "толерантлык" дигән төшенчә" асылында нинди мәкер яшеренгән булу ихтималын да аңлатты, табигатьне саклау темасын да, үзенчәлекле итеп, үз әсәренең сюжетына бәйләп тасвирлады ул. Журналист-тарихчы Дамир Таҗиның "безнең" Хәким бай язмышының Әлмәт төбәгенә бәйле вакыйгалары турында бәян итүе күпләр өчен кызыклы мәгълүмат булгандыр, мөгаен. Күренекле язучы Рафаил Төхфәтуллинның улы Рөстәм әфәнденең әтисе архивы белән ничек эшли башлавын бәян итүе дә тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Ә инде иҗади язмышы Бөгелмә белән шактый тыгыз бәйле сәнгатькәр ханым Розалия Солтанова үзенең аһәңле тавышы белән поэма укыганда аның башкару осталыгы тамашачыларны тәмам әсир итте.
Шулай итеп, өч дистәгә якын ел эшләп килүче "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе белән Әлмәт язучылар оешмасы арасында яңадан иҗади күпер салынды. Дөрес, заманында М.Мостафин тырышлыгы белән элемтәләр көчле чаклар бар иде, әмма, кичәне йомгаклап чыгыш ясаган Ә.Шәвәлиева әйткәндәй, "әллә заман гаепле, әллә заманга сылтаучы үзебез гаепле" - соңгы 10-15 елда баг-ланышлар бөтенләй өзелгән иде диярлек. Ә бит мондый иҗади очрашулар ике як өчен дә бик кирәк: берләшмә әгъзалары "тере язучылардан" (Әлмәт язучылар оешмасында барлыгы 19 берлек әгъзасы бар) күп нәрсәгә өйрәнә алган кебек, әлмәтләрнең үзләренә дә өлге итеп алырлык җәүһәрләр бездә дә юк түгел. Шуңа да бер сулышта, җылы шартларда узган бу очрашу һәркемне - сөйләүчеләрне дә, тыңлаучыларны да тәэсирләндерде, дулкынландырды.
Рәсемдә: (уңнан сулга) Р.Солтанова, Х.Мотыйгуллин, Ф.Шәрипова, А.Хәсәнов, И.Нәбиуллина, Д.Таҗи, Ә.Шәвәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа