Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Җиңү язын якынайткан бөгелмәләр

"Безнең буын - сугыш чоры яшүс-мерләре Бөек Ватанның бәйсезлеген, халкыбызның азатлыгын саклап калуга зур өлеш керттеләр", - ди тыл ветераны Фәһимә апа Нуриева. 7 май көнне ул мәркәзебез Казанда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында узган тантаналы чарада булып кайтты. 13 кешедән торган Бөгелмә делегациясе составында...

"Безнең буын - сугыш чоры яшүс-мерләре Бөек Ватанның бәйсезлеген, халкыбызның азатлыгын саклап калуга зур өлеш керттеләр", - ди тыл ветераны Фәһимә апа Нуриева. 7 май көнне ул мәркәзебез Казанда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында узган тантаналы чарада булып кайтты. 13 кешедән торган Бөгелмә делегациясе составында аның хәләле - сугыш ветераны, Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры Бәдретдин Нуриев та бар иде. Бәдретдин абый турында газетабызның 3 апрель - җомга санында "Бөгелмә - Берлин арасы" дигән күләмле мәкалә чыккан иде инде. Хәзер Фәһимә апаның сугыш чоры хатирәләрен тәкъдим итәбез.
"1941 елның 22 июне иде... Без, яшүсмерләр, Ютазы Сабан туена җырлап барган идек, елашып таралыштык. Шул көннән алып, халыкның тыныч тормышы бетте. Сугышка яраклы һәммә кеше фронтка китеп барды. Авыл бала-чага, карт-корыга калды. Шулай үзара ярдәмләшеп, авыр хезмәтне җиңеп чыгарга өйрәндек. Ба-рыбызның да максат бер - барысы да фронт өчен, җиңүне якынайту өчен", - дип сөйли Фәһимә апа. Сугыш башланганда аңа 13 яшь була. Үгезләр, сыерлар җигеп, җир сөрү, иген игү, ындыр табагы төзү кебек бүген квалификацияле белгечләр генә башкара торган барлык авыр эшләр балалар җилкәсенә төшә.
Бөгелмәнең Герцен урамында хәр-би госпиталь ачылгач, Фәһимә апаны шунда ярдәм итү төркеменә алалар. "Безне яраларны бәйләргә, укол кадарга өйрәттеләр. Кайда нинди эшкә җибәрәләр, шунда йөгердек. Намус бе-лән эшләдек, чөнки үзебезне Җиңүне якынайтучы бер кеше итеп тойдык. Яралыларга фронт хәбәрләрен укып, рухларын күтәрә идек, - дип искә төшерә Ф. Нуриева. - Шуңа күрә горурланып әйтә алам, безнең буын Ватан алдындагы бурычын гадел үтәде, илебезнең азатлыгын саклап калуга гаять зур көч куйды".
Сугыштан соң үзенең хезмәт юлын мәгариф өлкәсендә дәвам иткән Фәһимә Нуриева Җиңүне Бөгелмәдә госпитальдә эшләгән чорда каршылый. Шушы шатлыклы көн турында үзе язган шигырен дә, бер тапкыр да кәгазьгә карамыйча, телдән әйтеп торып яздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса