Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Иң яхшы почтальоннар сафында – безнеке

19 августта "Татмедиа" ААҖ брифинглар залында республиканың иң яхшы почтальоннарын бүләкләү тантанасы үтте.

"Татмедиа" ААҖ генераль директоры Рөстәм Бикмөхәммәтов үз чыгышында авыл районнарында вакытлы матбугатка язылу буенча тотрыклы нәтиҗәләр саклануын, биредә газета-журналларның төп мәгълүмат чыганагы булып калуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, кече шәһәрләрдә дә вакытлы матбугатка язылу буенча вәзгыятьне тотрыклы дияргә була. Ә менә эре шәһәрләрдә кыенрак, чөнки аларда көн саен зур мәгълүмат ташкыны уза.
Вакытлы матбугатка яздыру нәтиҗәләре буенча почтальоннар арасында киңрәк масштаблы бәйгене гамәлгә кую турындагы карар узган ел кабул ителгән булган. "Татмедиа" ААҖ, "Татарстан почтасы" почта элемтәсе идарәсе белән берлектә, республикада иң яхшы почтальоннарны ачыклау максатыннан, быел шундый беренче бәйге уздырды. Җиңүчеләргә "Татмедиа" җәмгыятенең Рәхмәт хатларын һәм акчалата премияләрне җәмгыятьнең генераль директоры Рөстәм Бикмөхәммәтов белән "Россия почтасы" ФДУП филиалы - "Татарстан почтасы" почта элемтәсе идарәсе директоры Регина Кузнецова тапшырды.
Инде тантананың төп геройларына килгәндә, "Иң яхшы шәһәр почтальоны" категориясендә беренче урынга Чистай шәһәреннән Надежда Кольцова лаек булды. Икенче урында - Бөгелмәдән Наталья Овчаркина. Чаллы почтальоны Любовь Хәмидуллина - өченче.
Наталья Александровна Овчаркина 10 ел инде 4 нче почта бүлегендә хат ташучы вазифасын башкара. Бик тә хезмәт сөючән, җаваплы, ачык күңелле хезмәткәр күптән инде үз коллективының гына түгел, ә клиентларының да тирән хөрмәтен яулаган. "Эшли башлаган елларыннан ук газеталарга язылу буенча планын һәрвакыт үтәп килде. Кешеләр дә аны бик яраталар. Чөнки ул алар белән ихлас аралаша, һәркемнең хәленә керә белә. Наталья Александровна алар белән хәтта телефоннан да элемтә тота. Һәркөнне шылтыратып, кемгә нинди товар кирәклеген сораша, хәлләрен белешә", - дип, җиңүче турындагы фикерләрен җиткерде почта бүлеге җитәкчесе Валентина Кайдалова.
"Татар-информ" агентлыгы мәгълүматлары нигезендә
Ләйсән ВИЛДАНОВА әзерләде.
Динара Нургалиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса