Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Җиңү китерүчеләр...

Җиңү килде җирне нурга күмеп, Шатлык белән күзне чылатып. Килде ул көн горур күкрәкләрдә Орден-медальләрне чыңлатып... 1941 ел, 22 июнь. Радио илебезгә шомлы хәбәр китерә. Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. Фашист оккупантлары илебезнең 1 710 шәһәрен, 70 меңнән артык авылын яндырдылар һәм җимерделәр. Бөек Ватан сугышы чоры совет...

Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып...

1941 ел, 22 июнь. Радио илебезгә шомлы хәбәр китерә. Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. Фашист оккупантлары илебезнең 1 710 шәһәрен, 70 меңнән артык авылын яндырдылар һәм җимерделәр. Бөек Ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк русы, татары, удмурты, чувашы, бердәм булып, туган иле - Ватанын сакларга күтәрелде, шуңа күрә бу сугыш Ватан сугышы дип атала да.1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәхшәрдә ватандашларыбыз җиңүче булып кайтты. Алар илебезне генә түгел, бөтен дөньяны фашизм коллыгыннан коткарды. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә Җиңү таңын күрергә насыйп булды.

Солдат сугышны сайламый диләр. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә. Менә шундый каһарманнарның берсе -- Бөек Ватан сугышы ветераны Гаптелхак Раянов белән күрешеп сөйләшергә насыйп булды миңа.

Сугыш тәмамлануга быел 71 ел тула. "Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре генә онытылмый ул", -- дип сүзен башлады Гаптелхак ага. Сугышка ул 1943 елны керә. 17 яшьлек егетне фашистлар белән түгел, ә японнар белән көрәшергә җибәрәләр. Анда Гаптелхак ага Амур елгасы буенда урнашкан Кытай чигендәге Благовещенск шәһәрендә тимер юл станциясен саклый. "Карабин белән револьвердан гына атып калмадык. Мин, кызым, 138 нче зенит-артиллерия дивизионында хезмәт иттем. Авыр артиллерия техникасы белән идарә итәргә туры килде", -- дип искә ала ул, хатирәләрне яңартып.

Сугыш юлыннан туган җиренә Гаптелхак Раянов бары 1950 елда гына кайтып җитә. Туган җире Азнакай районының Әлкәй авылында озак тоткарланмый ул, Бөгелмәгә эшкә килә һәм авыл хуҗалыгы училищесына инструктор булып урнаша. Анда яшь егетне комсомол секретаре итеп сайлыйлар. Аннары 1946 елда ук Коммунистлар партиясенә кергән ветеран шәһәр комитетына эшкә чакырыла. Соңыннан Гаптелхак ага "Муса Җәлил исемендәге" колхозда рәис булып эшли. Еллар узгач, Бөгелмә аэропортында бүлек начальнигы булып китә. Анда 35 ел эшләп, лаеклы ялга чыга сугыш ветераны.

Бүгенге көндә Гаптелхак Раянов үз көнен үзе күрә. Ә 9 Май көне аның өчен -- зур бәйрәм. "Җиңү көнендә миңа "покой" юк инде ул. Я республика Президенты белән очрашуга чакыралар, я мәктәпләргә балалар белән очрашуга барам. Парадны калдырганым юк. Туган-тумачалар, дуслар шылтыратып, бәйрәм белән котлыйлар. 9 Майда мин "зур кешегә" әйләнәм", -- ди ул шаярып.

Күкрәге орден-медальләр белән тулган ветеран быел котлауларны май ае башында ук кабул итә башлаган инде. Без дә Бөгелмә горурлыгы булып торган ветераныбызны Җиңү бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Гаптелхак Раянов, Сез -- зур рәхмәтләргә, ихтирамга лаек кеше! Сезнең адреска әйтелгән җылы сүзләр салют булып сибелсен!

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса