Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Иң-иң”нәргә – алкышлар

Сезнең белән тормыш ямьле һәрчак, Дөньялар да хәтта түгәрәк. Гомер кичерегез Җир йөзендә Таһир-Зөһрә кебек бергәләп. Балаларга - Сез кадерле әни, Ирләр өчен - тормыш терәге. Картайганчы: "Балам!" - диеп тибә Әниләрнең назлы йөрәге. Сез үзегез безгә яз кояшы, Сез үзегез чәчәк бәйләме. Котлы булсын, һәрчак балкып торсын Гүзәл затның...

Руслан Җәләев әзерләде.

Быел очрашуга республиканың бөтен шәһәрләреннән һәм районнарыннан меңнән артык хатын-кыз чакырылган иде. Алар җәмгыять тормышының гаилә, эшмәкәрлек, фән, мәдәният, сәламәтлек саклау, җитештерү, дәүләт идарәсе кебек барлык өлкәләрендә эшлекле сыйфатларын һәм иҗади мөмкинлекләрен уңышлы гамәлгә ашыра, гражданлык инициативаларында актив катнаша.
Фәрит Мөхәммәтшин әлеге чарада катнашучыларны Татарстан җитәкчелеге, республикадагы ир-егетләр исеменнән 8 Март бәйрәме белән
котлады.
Быел конкурсның сайлап алу зона этапларында 400гә якын хатын-кыз катнашкан. Жюри вәкилләре шулар арасыннан 84 җиңүчене сайлап алган,
30 хатын-кыз финалга үткән.
Конкурс нәтиҗәләрен "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева һәм ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова игълан иткән.
Бәйрәм чарасында унбиш кешедән торган Бөгелмә муниципаль районы делегациясе дә катнашты /рәсемдә/. "Хатын-кыз - эшмәкәр (бизнес-леди)" исеменә "Вера" җәмгыяте генераль директоры Нурия Хәйруллина лаек; "Ир-егет - лидер" номинациясендә исә Бөгелмә 1 нче яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Виктор Козлов җиңүче дип танылган.
/Фото хакимиятнең матбугат хезмәтеннән алынды/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса