Бөгелмәдә, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, хәйрия марафоны старт алды. Беренче чара 3 декабрь - Халыкара инвалидлар көнендә Алексей Баталов исемендәге рус дәүләт драма театры бинасында узды.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Биредә мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән әзерләнгән зур фестиваль барышында барлыгы 30 мең сумнан артык акча тупланды. (Газетаны басарга әзерләп бетергәндә алынган мәгълүматларга караганда, җыелган акча күләме 83 мең сумнан арткан). Ул акчалар җирле инвалидларның кичектергесез хаҗәтләре өчен тотылачак. "Шәфкатьлелек" фондына акча күчерүчеләр арасында муниципалитет вәкилләре, барлык төр оешма-предприятиеләр, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, авыл берәмлекләре башлыклары бар.
Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең иҗат фестивален ачып җибәреп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Гайфуллина игелекле эшләрне елга бер мәртәбә генә түгел, ә даими башкарырга һәм моны йөрәк кушуы буенча эшләргә кирәклеген әйтте.
Бүген Бөгелмә районында мөмкинлекләре чикле 7 828 кеше яши, шуларның 336сы - балалар. Шәһәрдә коррекция мәктәбе, "Яңарыш" тернәкләндерү үзәге эшли, инвалидлар җәмгыяте бар. Л. Гайфуллина шулай ук "Уңайлы мохит" дип атала торган республика программасын гамәлгә ашыру өчен быел
14 миллион сум акча бүленүен дә билгеләп узды.
Исегезгә төшерәбез, "Шәфкатьлелек" ("Милосердие") фондына акча туплау максатыннан уздырыла торган мондый хәйрия марафоннары
мөмкинлекләре чикле кешеләргә, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, мохтаҗларга өстәмә социаль ярдәм күрсәтү нияте белән ел саен үткәрелә һәм бу юлда хакимият, бизнес, җәмәгатьчелек вәкилләре тырышлыгын берләштерүне күз-дә тота. Чарада шулай ук игелек кылырга теләгән аерым гражданнар да катнаша ала. Марафон әле дәвам итә. Димәк, предприятиеләр, оешмалар, шәһәр һәм районда яшәүче-ләр "Шәфкатьлелек" ("Милосердие") фондының исәп-хи-сап счётына акча күчереп, инвалидларга ярдәм күрсәтә алалар.
Фондның реквизитлары:
БУГУЛЬМИНСКИЙ ФОНД СОЦИАЛЬНОЙ ПОДДЕРЖКИ НАСЕЛЕНИЯ "МИЛОСЕРДИЕ"
ИНН 1645018548
КПП 164501001
р/с 40703810403020001815
в Бугульминском филиале ОАО "Ак Барс" Банка
БИК 049205805
к/с 30101810000000000805
Юридик адрес: 423231, РЕС-ПУБЛИКА ТАТАРСТАН (ТАТАРСТАН), г. БУГУЛЬМА, ул. СОВЕТСКАЯ, д. 56.