Хушлашу
2017 елның 14 сентябре көнне хөрмәтле аксакалыбыз - хаҗи-хәзрәт Габит Һади улы Хәсәнов вафат булды. Искиткеч яхшы кеше иде ул. Башкарган эшләре, кылган гамәлләре, ирешкән казанышлары бихисап. Үзәк мәчет төзелешендә актив катнашкан, хаксызлыкка теше-тырнагы белән каршы булган, ялганлауны күтәрә алмый торган, җәмгыятьтә гаделлек өчен көрәшкән, авырый башлаганчыга кадәр үзәк район...
2017 елның 14 сентябре көнне хөрмәтле аксакалыбыз - хаҗи-хәзрәт Габит Һади улы Хәсәнов вафат булды. Искиткеч яхшы кеше иде ул. Башкарган эшләре, кылган гамәлләре, ирешкән казанышлары бихисап. Үзәк мәчет төзелешендә актив катнашкан, хаксызлыкка теше-тырнагы белән каршы булган, ялганлауны күтәрә алмый торган, җәмгыятьтә гаделлек өчен көрәшкән, авырый башлаганчыга кадәр үзәк район хастаханәсенең намаз уку-гыйбадәт кылу бүлмәсендә эш алып барган могътәбәр зат.
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов барлык мөхтәсибәт әһелләре, мөселман кардәшләр исеменнән һәм шәхсән үзе Габит Һади улының гаиләсенең, туганнарының, якыннарының олы кайгысын уртаклаша, югалту хәсрәтендә булганнарның һәммәсенә дә ныклык, сабырлык тели.
- Якын кешене югалту - тормыш юлыбызда очрый торган иң олы һәм авыр сынау ул. Әмма үлем - котылгысыз. Ул һәрвакыт көтмәгәндә килә, һич уйламаганда якын кешебезне арадан алып китә. Бер хәдистә болай диелә: "Динле кешенең хәле гаҗәеп! Аның өчен бар нәрсә дә хәерле - бу бары тик иманлы кеше генә насыйп нигъмәт. Нәрсә дә булса, кешене сөендерә икән - ул Аллаһыга шөкер кыла. Әгәр дә кайгы килгәндә ул сабырлык күрсәтә икән, бу да аның өчен хәерле".
Аллаһы Тәгалә вафат булган колының җанына мәрхәмәтле булып, тынычлык бирсен; мәңгелек дөньяда иң дәрәҗәле урыннарын насыйп әйләсен.
***
"Бөгелмә авазы" редакциясе коллективы, Габит ага Хәсәновның вафаты сәбәпле, мәрхүмнең якыннарының, гаиләсенең авыр югалту кайгысын уртаклаша.
Габит ага - милләт өчен җан атып, телне саклау, төбәгебездә хак татар тарихын торгызу юлында да биниһая күп эш башкарган милләтпәрвәр зат иде. Мәгънәле тирән фикерләрен, үтемле үгет-нәсихәтләрен халыкка киңрәк тарату, милләтебезнең үзаңын үстерү өчен ул безнең редакция белән дә даими тыгыз элемтәдә булды, һәрдаим язып, әйтер фикерен укучыларга җиткерә торды. Дин-иманны ныгыту җәһәтеннән без хезмәткәрләргә дә киңәшләрен беркайчан да кызганмады.
Габит ага Һади улының авыр туфрагы - җиңел, урыннары җәннәттә булсын.
"Бөгелмә авазы" коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia