Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Хәтер күгендә – ак шарлар

3 сентябрь - Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне. Илдә әлеге истәлекле дата 2005 елның 6 июлендә кабул ителгән "Россиядә хәрби дан көннәре турында" Федераль Закон нигезендә билгеләп үтелә. Ул Бесланда булып үткән куркыныч вакыйгаларга (Төньяк Осетия, 2004 елның 1 - 3 сентябре) бәйле рәвештә оештырыла.

Вәхшиләрнең Беслан шәһәренең бер мәктәбен камап алып, укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне өч көн дәвамында ашатмыйча, эчертмичә тоткынлыкта ябып тотуы нәтиҗәсендә, күпме кеше, бала якты дөнья белән хушлаша. Рәсми мәгълүматларга караганда, әлеге террор актында 334 кеше һәлак була, шуларның 186сы - балалар. 15е - укытучылар, 10сы - хәрбиләр, калганнары - әти-әниләр һәм килгән кунаклар. Төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнү-челәр саны меңгә якын исәпләнә.
Бөтен ил өчен кайгылы әлеге көндә Бөгелмә муниципаль районында да Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган шактый чаралар үтте. Белем бирү учреждениеләрендә "Экстремизмга - Юк!" бердәм республика дәресләре, "Толерантлык" дәресләре, "Яшьләр экстремизмга һәм террорчылыкка каршы" иреклеләр акциясе тематик сыйныф сәгатьләре, ата-аналар җыелышлары һәм террорчылык актлары корбаннары истәлегенә багышланган башка бик күп чаралар оештырылды.
Аларның чираттагысы Техника йорты каршындагы мәйданда барды. Бер төркем мәк-тәп укучылары һәм студентлар явызлыкка юл куймауның дөнья җәмә-
гатьчелегенең иң зур һәм катлаулы бурычларының берсе булуына кабат-кабат инандылар. Сәхнә түреннән агылган кайгылы музыка астында әлеге канкойгыч вакыйгаларга кыскача күзәтү ясап, бер минут тынлык игълан ителгәннән соң, яшүсмерләр Бесланда һәлак булганнар истәлегенә һавага ак шарлар очырдылар, махсус стендларда үзләренең имзаларын калдырдылар.
Татарстан җирендә күп еллар дәвамында йөздән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Үзара аңлашу, бер-береңнең гореф-гадәтләренә, мәдәни
һәм рухи кыйммәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу - республикабызда тынычлык һәм иминлекнең төп нигез ташы. Бу өлкәдә һәрдаим актив эш алып барыла, Бөгелмә муниципаль районында, "Экстремизмга - ЮК!" айлыгы кысаларында, тагын бик күп чаралар үткәрү каралган.
Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Руслан Йосыпов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса