Хөрмәтнең төбе – хезмәт
Газетада хәбәр ителгәнчә, 16 февраль көнне Бөгелмә Татар мәдәният үзәгендә инде күркәм традициягә әверелгән "Хәтер кичәсе" үткәрелде.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Виталий Салягин фотосы.
Башка еллардан аермалы буларак, быелгы чарада мәгълүм Сталин репрессия-се елларында хаксызга хөкем, һәлак ителгәннәрне искә алу белән генә чикләнмәделәр, ә бәлки татар тарихында тирән эз калдырган күренек-ле шәхесләр эшчәнлеге бе-лән дә таныштыруны максат итеп куйганнары ачыкланды (фәнни-гамәли конференция форматында). Ул турыда Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды рәисе Фәүзия Мәхмүтова игълан итте. "Хәтер кичәсе"нең инде 19 ел дәвамында үткәрелүе, шул вакыт эчендә фонд тарафыннан башкарылган эшләр турында бәян итте. Һәм беренче булып сүз танылган язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмовага бирелде. Ул танылган якташыбыз (узган ел аның тууына 300 ел тулу билгеләп үтелгән иде) Петр Иванович Рычков турында сөйләде. (Әлеге фәнни хезмәт газетабызның алдагы саннарында тулысы белән биреләчәк. Авт.) Аннан соң сәхнәгә күршеләребез - Әлмәт шәһәреннән килгән галимә Роза Абзалова-Сәлманова күтәрелде. Үзенең фәнни эшчәнлеген Роза ханым Татарстанның көньяк-көнчыгышында (Бөгелмә төбәге дип карарга була. Авт.) яшәгән һәм эшләгән галимнәребезгә багышлаган һәм чыгышында шуларны бәян итте. "Иманлы төбәк җәүһәрләре", "Ахмет Тимер: Возвращение" китаплары авторы яңа фәнни хезмәт әзерләвен һәм аның тиздән дөнья күрәчәген дә белдерде.
Шәһәребезнең 2 нче лицеенда милли эшләр буенча директор урынбасары булып эшләүче Фәүзия Зәйнуллина үсеп килүче яшь буында төбәгебездә фидакарьләрчә хезмәт куйган затлар тормышын, эшчәнлеген өйрәнүне, бигрәк тә Һади Атласи һәм аның белән бергә хөкем ителеп, бакыйлыкка күчкән-нәрне яд итүләре турында сөйләде. Әлеге эшнең алга таба да дәвам иттереләчәгенә ышандырды.
Фәнни-гамәли конференциянең икенче өлеше Һади Атласи турында төшерелгән фильмны карау белән дәвам итте. Фильмны карау тәмамлангач, сәхнәгә аның авторы, Бөгелмә муниципаль телевидениесенең татар телендәге тапшырулар бүлеге баш мөхәррире Алсу Мөкатдәс чакырылды.
Фильмны әзерләүдәге иҗтиһаты өчен Алсу Һади Атласи хәйрия фонды тарафыннан "Милләтпәрвәр" дигән мактаулы исемгә лаек булды. "Шәфәгать иясе" дип шәһәр һәм районда киң колачлы хәйрия эшчәнлеге белән билгеле "ТНГ-Групп" җәмгыяте генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гата улы Харисов танылды. Аңа әлеге шәрәфле исем һәм гыйззәт билгесе тапшырылды. "Мәгърифәтче" исеме журналист, шагыйрь, күренекле җәмәгать эшлек-
лесе, "Бөгелмә авазы" газетасының беренче мөхәррире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәхтүм Мәхмүт улы Мостафинга (вафатыннан соң) һәм язучы-әдип, күренекле җәмәгать эшлеклесе, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Роза Тәкытдин кызы Абзалова-Сәлмановага бирелде. "Фидакарь укытучы"лар булып Бөгелмә Һ. Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Сөнгатуллина, Восточный урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Хәбибуллина, Бөгелмә 20 нче "Ладушки" балалар бакчасы татар теле укытучысы-тәрбиячесе Алсу Миңнеголова танылдылар. "Иҗтиһатлы укучы" дигән мактаулы исем Һ. Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Эльвина Садриевага бирелде. Һәм ахырдан Бөгелмәнең сәхнә йолдызы, танылган җырчысы, Татар мәдәният үзәге массакүләм чаралар бүлеге җитәкчесе, "Хәтер кичәсе"нең даими алып баручысы Эдуард Гафиятуллинга "Милләтпәрвәр" дигән шәрәфле исем бирелде. Үз чиратында, Эдуард тамашачыларга җыр бүләк итте. Кичә шундый күтәренке рухта тәмам булды, киләчәктә иҗтиһат өчен яңа көч, ныклы рух чыганагына әверелде.
Рәсемдә: сулдан - М. Мостафинның җәмәгате Әлфия ханым, Р. Харисов, Р. Абзалова-Сәлманова, Г. Сөнгатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа