Хоккей бездә хөрмәттә
Узган якшәмбедә Татарстан Республикасы, Самара өлкәсе прокуратурасы хезмәткәрләре һәм Бөгелмә шәһәре хоккей ветераннары гадәти костюмнарын хоккейчылар киемнәренә алыштырдылар - шәһәребезнең "Юбилейный" боз сараенда җыелма командалар арасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Кубогына алкалы хоккей турниры узды.
Руслан ЙОСЫПОВ,
хакимиятнең матбугат хезмәткәре.
Сергей Брюхачёв фотосы.
Ярышта катнашучыларны һәм җанатарларны шәһәребез мэры Илдус Касыймов сәламләде. Үз чыгышында ул Бөгелмәнең данлы хезмәт һәм
спорт традицияләренә бай булуын, республика, ил һәм дөнья күләмендә төбәгебезнең абруен күтәргән шәхесләрнең күплеген әйтеп узды.
Ә инде боз сарае ачылуга, шул шанлы эшләр исемлегенә хоккей командаларының уңышлары да языла башлады. Менә бу турнир башланыр алдыннан да район башлыгы 1999 - 2000 елгы үсмерләрдән торган "Арслан" командасын Татарстан Республикасы укучылары Спартакиадасында яулаган җиңүләре уңаеннан тәбрик итте, бүләкләр тапшырды (рәсемдә).
Очрашуның тантаналы өлешеннән соң кунакларга хөрмәт күрсәтелде: барлык командаларга да милли ризык - чәкчәк тапшырылды.
Аннары инде уен башланды. Беренче булып бозда Бөгелмәнең "Нефтьче" командасы белән Самара өлкәсе прокуратурасының җыелма командасы көч сынаштылар. Икенче уенда самаралар - Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләре-нә, ә өченче уенда бөгелмәләр Татарстан прокуратурасы хезмәткәр-ләренең җыелма командасына каршы уйнады.
Кызыклы һәм мавыктыргыч уеннарның нәтиҗәсе болай: Татарстан Республикасы прокуратура хезмәткәрләреннән тупланган команда -
беренче, Самара өлкәсе прокуратура хезмәткәрләре командасы - икенче, боз хуҗалары - "Нефтьче" ветераннары өченче урынга лаек булдылар. Ярышта катнашкан барлык командаларга да махсус Кубоклар, медальләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа