Быел да байтак еллар капиталь ремонт күрмәгән күпкатлы йортлар тагын 43кә кимеде (бу эшләрне шәһәребездә эшчәнлек алып баручы 12 подряд оешмасы башкарды). Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларның торак шартларын яхшырту, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең гаиләләрен, ятим балаларны, күп балалы һәм яшь гаиләләрне тораклы итү максатында, социаль ипотека, "Тузган торак", "Чиста су", урамнарны яктырту, универсаль спорт мәйданчыклары төзү программалары гамәлгә ашырыла, авылларда заман таләпләренә туры килерлек фельдшер-акушерлык пунктлары, участок уполномоченныйларына эш һәм тору урыны булган комплекслар, модульле ветеринария пунктлары, күпфункцияле үзәкләр төзелә, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен "Уңайлы мохит" программасы кысаларында социаль объектлар инвалидлар өчен уңайлаштырыла һ.б.
2014 елда Бөгелмә муниципаль районы республикада гамәлгә кертелгән 24 программада (шуларның 10ысы - торак төзелеше) уңышлы гына катнашты. Әйдәгез, аларның берничәсенә - иң-иң мөһимнәренә аерым тукталып китик әле:
1. "Тузган торак" программасы (ул республика күләмендә 2013 - 2017 елларга каралган). Татарстанда гражданнарның авария хәлендәге торагына алмашка социаль ипотека шартларында яңа фатирлар алу механизмы җайга салынып килә. Бөгелмәдә 2014 ел этабына гомуми мәйданы 1 910 квадрат метр булган 5 йорт (Шашин урамындагы 5, 7, 10 нчы, Ворошилов урамындагы 6 нчы һәм Сосновая урамындагы 7 нче йортлар) кертелгән. Алар буенча 55 килешү төзелергә тиеш. Әлегә районда Дәүләт торак фонды аркылы әлеге максатларга торак төзелмәгән. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу программа көн кадагында торган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора.
2. Универсаль спорт мәйданчыклары. Шәхсән минем өчен генә түгел, барлык бөгелмәләр өчен иң куанычлысы - ишегалларында, мәктәп яны участокларында универсаль спорт мәйданчыклары пәйда булудыр. Алай гына да түгел, балаларыбызга, оныкларыбызга бик зур бүләк бу. Узган 2013 ел-
да ике урында мондый мәйданчыклар эшли башласа, быел барлыгы дүрт урында - шәһәрнең 11 нче (Орша урамы, 1"а"); 9 нчы (Кызыл Армия урамы, 39; астагы рәсемдә); 18 нче (Орджоникидзе урамы, 2 "а") урта мәктәпләр ишегалдында һәм Карабаш бистәсенең 1 нче урта мәктәбе (Мәктәп урамы, 4) янында барлыкка килделәр алар. Финанслау күләме - 13 169 мең сум.
3. Ял-сәламәтләндерү лагерьларына капиталь ремонт. Яшь буында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру юнәлешендә җәйге ял лагерьлары бик уңышлы эшлиләр. Менә шуны күз уңында тотып, 2014 елда республикада яңа программа - ял-сәламәтләндерү лагерьларын ремонтлау программасы эшли башлады. Безнең "Салют" лагерен ремонтлауга 2 миллион сум акча каралган иде. Ремонт барышында (подрядчы - җаваплылыгы чикләнгән "Спецстройтехмаш" җәмгыяте, җитәкчесе - М. Конков) лагерьның түбәсе ябылды, электр чыбыклары, тәрәзәләр алыштырылды, яңа ишекләр куелды. Шулай ук ашханәнең аш бүлмәсе танымаслык булып үзгәрде, кухняда һәм аш әзерләү цехларында стена плиткалары яңартылды. Прог-рамма киләчәктә дә дәвамлы булса, киләсе елда корпусны капиталь ремонтларга, кайнар су кертергә, тренировкалардан соң юынып чыгарга душ кабиналары куярга ният бар.
ТР Президенты Рөстәм Миң-неханов программа үтәлешен шәхси үз контролендә тотты һәм укучыларның җәйге яллары башланыр алдыннан - июнь ае башында объект балаларны кабул итәргә әзер иде инде. Берничә дистә ел эшләп килгән бу лагерьда бүгенге көндә шәһәребезнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче яшь спортчылар өчен профильле смена эшли.
4. Авыл участок полицейскийлары өчен эш урыны һәм торак йорттан торган административ-торак комплекслары (АТК) төзелеше. Бу программа Татарстан Республикасында 2013 елда старт алды. Инде әйтеп узганыбызча, һәр шундый комплекс 100 квадрат метр мәйданны били, торак урыны гына да өч бүлмәдән тора. АТК төзелеше өч төп чыганактан (федераль һәм республика бюджетларыннан һәм җирле казнадан) финанслана. Узган ел мондый комплекслар ике торак пунктта ачылса, быел да сентябрь аенда берьюлы ике авылда файдалануга тапшырылды - "Стройсервис" (җитәкчесе -
А. Красильников) һәм "УРСЖ" (җитәкчесе - Ф. Гыймалетдинов) җәмгыятьләре төзүчеләре Подгорныйда һәм Зеленая Рощада эшләүче участок полицейскийларына менә дигән заманча эш урыны да булган йорт төзеп бирделәр, берочтан аларның гаиләләре бөтен йорт җиһазлары белән комплектланган тораклы булды.
5. "Уңайлы мохит" программасы. 2014 елда Татарстан-да программаны финанслау күләме 539,6 миллион сум тәшкил итте, шул исәптән РФ бюджетыннан - 215,8 миллион сум, ТР бюджетыннан - 323,8 миллион сум.
2014 елда республикада 135 социаль объектны җайлаштыру планлаштырылды. Болар - физкультура һәм спорт, социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү, инвалидларны тернәкләндерү, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм урта-махсус белем бирү учреждениеләре. Татарстанның 40 муниципаль берәмлеге объектлары программада катнашты.
"Уңайлы мохит" программасы үтәлеше өчен муниципаль районга бюджеттан 13 миллион сумнан артык акча бүленде. Шәһәр җитәкчелеге объектларга рейдлары вакытында бу өлкәдә "Стройсервис" җәмгыяте эшен башкаларга үрнәк итеп күрсәтеп килде. Алар "Радуга" халыкны социаль хезмәтләндерү комп-лекслы үзәгендә бирегә килүче инвалидларның машиналары өчен парковка урыны, коляскалылар өчен пандуслар ясадылар, керү урынын көйләделәр. Бу эшләрне башкарып чыгуга 2,4 миллион сум акча бирелгән. 32 нче төзелеш идарәсе эшче-хезмәткәрләре исә шәһәрдә барлык юлны аркылы чыгу урыннарын көйләү буенча эшләр башкардылар.
6. Татарстанда беренче тапкыр модульле ветеринария пунктлары төзү башланды. Быел мондый пункт Карабаш бистәсендә ачылды.
7. Шәһәр һәм авыл урамнарын яктырту программасы. Бу максатлар өчен районыбызга быел 5 миллион сум акча бирелде. Районның Акбаш станциясе, Карабаш бистәсе, Кече Бөгелмә, Петровка, Сугышлы, Андреевка, Батыр, Коногоровка авыллары урамнары яктыртылды. Караңгы урамнар кимеде, димәк, дөньялар яктырып китәр дип өметләнәбез. Анысын вакыт күрсәтер инде.
8. ФАПлар төзелеше, участок хастаханәләрен, амбулаторияләрне ремонтлау. Быел бу юнәлештә башкарылган эшләр: Яңа Сумароковода яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды, Ключи һәм Подгорный авылларындагы медучастоклар ремонтланды.
9. Балалар бакчалары төзү, ремонтлау, реконструкцияләү, яңа урыннар булдыру.
Программаның максаты - республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләренә чиратларны бетерү өчен балалар бакчаларында яңа урыннар булдыру. Программа 45 муниципаль берәмлектә тормышка ашырылды. Программаның гомуми күләменнән 2 миллион сумнан артыгы - РФ бюджетыннан, 3 миллион сумы ТР казнасыннан бүлеп бирелде.
"Программа буенча 90 объектта 10 375 урын булдыру күздә тотыла. 2,5 ел эчендә безгә барлыгы 12,5 мең урынлык балалар бакчалары төзергә кирәк", - дип белдергән иде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәй-зуллин ел башында. 2013 елда Татарстанда 44 балалар бакчасы төзекләндерелгән иде.
Бөгелмәдә бу проект кысаларында быел 280 урынга исәпләнгән "Әкият" балалар бакчасын (Я. Гашек урамы, 52 нче йорт) "ПСБ-2" оешмасы (җитәкчесе -
Ш. Булушев) чын әкият дөньясына әверелдерде. Эшләрне башкарып чыгуга респуб-лика бюджетыннан 80 121 мең сум акча бүленде.
10. Авыл клублары төзелеше. Бу программа кысаларында республикада 47 күпфункцияле үзәк төзү планлаштырылган иде. Республика бюджетыннан шушы максатларга 541 миллион сумнан артык акча сарыф ителде. Бөгелмә муниципаль районы территориясендәге Березовка бистәсендә дә быел шундый үзәк сафка бастырылды.
11. Торак төзелеше. Әлеге программа хакында сөйләгән-дә, "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең үз хезмәткәрләре турында ныклап торып кайгыртучанлык күрсәтүе ачыктан-ачык күренә, моңа күңелләребез сөенә. Соңгы берничә елда гына да җәмгыять заказы белән нефть өлкәсендә эш-ләүчеләрнең гаиләләре өчен, шәһәр бизәге булып, Бөгелмәдә мәһабәт биш һәм тугыз катлы 4 йорт калкып чыкты, ә киләсе елда Энгельс урамында сафка бастырылачак йортның да (рәсемдә) бишенче каты стеналары күтәрелә инде.
2014 елда Бөгелмә муниципаль районында җәмгысе 40 000 квадрат метр мәйданда торак төзелергә тиеш. Моның байтак өлеше - 24 000 квадрат метры аз катлы, шул исәптән шәхси йортлар төзелешенә туры килә.
Йомгаклап шуны әйтергә кирәк, гомумән алганда, бүгенге көнгә барлык объектларда да эш тәмамланып килә дияргә була. "Шәһәр һәм районда шушы прог-раммаларны тормышка ашыру өчен бирелгән 566 миллион сум акча өчен хисап тотып, документлар тапшыру эше калды, - ди вакытлыча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Вахит Гарәфетдинов. - Проблемалар да булмады түгел. Мәсәлән, башка еллардан аермалы буларак, 2014 елда эшне башлап җибәрү өчен аванс бирелмәде, шуңа күрә материаллар сатып алу өчен подрядчыларга үз көчләрен эшкә "җигәргә", үз мөмкинлекләреннән чыгып эш йөртергә туры килде".
2015 елга да ерак калмады. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров билгеләп үткәнчә, район өчен киләсе ел "Республикада гамәлгә ашырылучы барлык программаларда да актив катнашырга!" девизы астында узарга тиеш. "Безгә бу программаларның барысы да бик мөһим һәм бик вакытлы, мөмкинлек барда файдаланып калырга кирәк", - ди ул.
Киләсе елларда да югарыда санап кителгән программалар дәвам итәр, булганнарына, гамәлдәгеләренә өстәп, халыкның тормыш-көнкүрешен тагын да яхшырту максатында, яңалары кабул ителер дигән өметтә калабыз. Бөгелмәбез, авылларыбыз тагын да төзекләнәчәк, матураячак, халкыбызның көнкүреш шартлары яхшырачак дигән сүз бу!
Әлфия МОСТАФИНА.
Рәсемнәрдә: заманча дәвалау учреждениесе мөдире Инна Максимова; Яңа Сумароковода - яңа ФАП; универсаль спорт мәйданчыгы; Энгельс урамында сафка бастырылачак йорт.
Автор һәм Руслан Йосыпов фотолары.