Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Хәерле юл, чик сакчылары!

Рухи кыйммәтләр алышынып бара торган бүгенге борчулы заманда армиядә хезмәт итү элгәре кебек бик үк дәрәҗәле саналмаса да, 18 яшен тутырган егетләргә, дәүләтнең катгый таләбе буенча, туган-тумачасы, дус-ишләре белән саубуллашып, билгеле бер вакытка ерак җирләргә чыгып китәргә туры килә. Нишләмәк кирәк - илне сакламыйча булмый. Аннары шунысы да бар: егетнең...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

19 апрель көнне кадетлар мәктәбенең актлар залында егетләребезне армия сафларына озату, "Язгы чакырылыш - 2013" тантанасы гөрләде. Әти-әниләре, туганнары, дуслары яшь егетләребезне изге теләкләргә күмде. Булачак солдатларның йөзләрендә - сагыш катыш шатлык хисе. Алар туган йортларыннан аерылганга беркадәр моңсулансалар да, илебез хакына хәрби хезмәткә китәчәкләренә горурлык хисе дә кичерәләр. "Язгы чакырылыш кампаниясендә безнең дәүләттән 153 мең 200 егет чакырылачак, шуларның 130ы - Бөгелмә районы һәм шәһәреннән. Хезмәт итү вакыты зур түгел, бары тик 1 генә ел. Шуның өчен дә аны намуслы итеп башкарып чыгарсыз дип уйлыйм, - диде үз чыгышында Татарстан Республикасының Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәре буенча хәрби комиссары урынбасары, запастагы полковник Равил Әминов. - Сезгә ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин һәм Бөгелмә шәһәре һәм районы хәрби комиссариаты бүлеге хезмәткәрләре исеменнән хәерле юллар һәм хезмәтегез тәмамланганнан соң күңелле очрашулар телим. Намус белән хезмәт итегез, чын ир-егетләр булып, исән-сау әйләнеп кайтыгыз".

Чарада үз гомерләрендә утны-суны кичкән, күпне күргән ветераннарыбыз да бар иде. Аларның берсе - Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмит Шафиков яшь
буын вәкилләрен әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. "Мин Бөек Ватан сугышы кайнаган елны, 1942 елда Совет армиясе сафларына алындым, 2,5 ел немец солдатларына каршы көрәшергә туры килде, безнең ил Җиңү яулаганнан соң да 2,5 ел чик сакладым. Шулай итеп, 5 ел Ватан өчен җан аямый хезмәт иттем. Аннан туган якларга кайтып, сугыштан соңгы җимерек хуҗалыкларны да торгызырга туры килде әле. Мин егетләребезнең лаеклы хезмәт итеп, сау-сәламәт әйләнеп кайтуларын, яхшы кешеләр булып җитлегүләрен телим. Хезмәт итәсе урындагы җаваплы затлар бездән яхшы әзерлекле, намуслы егетләр килүе турында искәртеп торалар. Бу - зур горурлык. Безнең, әти-әниләрегезнең, якыннарыгызның йөзенә кызыллык китермәгез. Хәерле юл сезгә", - дип, егетләргә үгет-нәсый-хәтләрен җиткерде ул.

Кичә җыр-моң белән үрелеп барды. Шәһәребездәге иҗат коллективлары бию төркеменең дәртле биюлә-ре, патриотик җырлары егетләребез күңелендә озак саклансын, хәрби хезмәтнең кырыс һәм авыр чакларында йөрәкләрен җылытсын. Исән-имин әйләнеп кайтсыннар - без дә әнә шул теләктә.
Рәсемдә: армия сафларына чакырулы егет Станислав Симонов әнисе Елена белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса