Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Хәерле хәйрия гамәлләре

"Татарстан хәйрия эшләренең сыйфат ягыннан бөтенләй яңа дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш", - дип белдерде ТР Президенты Р. Миңнеханов 25 март көнне "Ел иганәчесе" бәйгесенең йомгаклау тантанасында. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында узган бу чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе М. Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф. Мөхәммәтшин, ТР...

Руслан Йосыпов,
хакимиятнең матбугат хезмәткәре.

Р. Миңнеханов әлеге бәйгенең 2007 елдан бирле үткәрелеп килүен, бу юлы исә, традицион акцияләргә өстәп, яңа хәйрия чаралары да оештырылганлыгын әйтте.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясендә, мәсәлән, республикабызның аз тәэмин ителгән 29 814 гаиләсе баланы мәктәпкә әзерләүдә ярдәм күрде. Матди ярдәмнең гомуми күләме 15,4 миллион сум тәшкил итте.

Узган ел башланып киткән "Шәфкатьле телефон" социаль проект кысаларында 2 500 ялгыз пенсионер кирәк вакытта, кайсы яклап булса да, ашыгыч ярдәмгә кеше чакыру өчен "хәвеф төймәсе" күрсәтелгән мобиль җайланмага ия булды.

"Без бүген иң лаеклы хәйриячеләрне хөрмәтлибез, - диде Президент аларга чиксез рәхмәт белдереп. - Нәкъ шушы кешеләр, коллективлар һәм предприятиеләрнең тырышлыгына күрә, күп кенә социаль учреждениеләр, ишле гаиләләр, иҗат коллективлары, спорт командалары, дини оешмалар җитди ярдәм алдылар".

Оешмалар арасыннан инде озак еллар дәвамында күп чараларның иганәчеләре булып килгән "Татнефть", "Газпром-трансгаз-Казань", "Сетевая компания", "Нижнекамскнефтехим", "ТАИФ", "Бәхетле" җәмгыятьләре бүләкләнде.

Бәйгенең җиңүчеләре булып танылучылар сафында безнең якташларыбыз да бар иде. Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры җитәкчесе В.П. Юдин "Некоммерческие организации" номинациясендә бүләкләнде (рәсемдә уңда). Театр артистлары инвалидлар ункөнлеге барышында, Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышлап, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан һәм Әфганстанда, башка локаль низаг төбәкләрендә сугышкан инвалидлар өчен ел дәвамында бик күп хәйрия спектакльләре күрсәттеләр. Аларны барлыгы 2 500дән артык кеше карады.

Җиңүчеләр арасында шулай ук Звегинцевлар гаиләсе дә бар. Карабаш бистәсендә гомер итүче ир белән хатын, үзләренең биш баласы янына алып, тагын алты баланы тәрбиялиләр, аларның өчесе хәзер инде үсеп, мөстәкыйль тормышка аяк баскан. Киң күңелле, олы йөрәкле бу гаилә башлыгына микроавтобус бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса