Кыш бабай, кил безгә, Яңа ел бәйрәменә!
Безнең якларга Кыш бабай ел саен озаккарак килә бугай, яратты безне, ахрысы. Карагыз инде, ноябрь башында кар төште дә, безнең: "Әле бу кар озакка түгел, бер тапкыр булса да, эрисе бар", - дип уйлавыбызга да карамастан, безгә үч иткәндәй, шакранлап катты да куйды. Календарь кышка яңа гына кергән булсак та,...
Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотолары.
Ә кыш булгач, традиция буенча, Яңа елны, Кыш бабайны лаеклы каршыларга кирәк. Шул нисбәттән, Бөгелмә муниципаль районында бу эшне оешма-предприятиеләр күптән башладылар инде. Мәсәлән, Әлмәт ягыннан шәһәргә кергән урында - "Татнефть" заправкасында 2012 ел символы Аждаһаны байтактан ясап куйдылар инде, күптән түгел үзен буяп, матурлаганнар икән. Бу тирә җәй көннәрендә дә халык күңелен җәлеп итәрлек, чөнки биредә һәрвакыт чәчәкләр патшабикәсе роза гөлләре күкрәп үсеп утыра.
Ә менә шәһәр үзәге һәр елны Яңа елда Бөгелмәбезнең визит карточкасы булырлык итеп бизәлә. Моңа Бөгелмә шәһәр төзелеше һәм архитектура идарәсенең элекке җитәкчесе Атлас Зартдинов аеруча зур игътибар бирә иде. Бүген дә күркәм традиция дәвам итә микән, бу турыда идарәнең яшь җитәкчесе Марсель Рамил улы Каюмовтан сорашырга булдык.
- Марсель Рамилевич, мәйданны әзерләүдә кайсы предприятие-оешмалар эшчеләре катнаша?
- Аларның берсен дә аерып күрсәтәсе килми. Шәһәрдәге барлык оешма һәм предприятиеләр вәкилләре үзләренең эшче көчләрен бирделәр.
- Башка еллардан аермалы буларак, шәһәр халкы һәм кунаклар өчен сюрпризлар булырмы?
- Әлбәттә. Яңа ел сюрпризсыз булмый. Күргәнегезчә, быел төп акцентны иллюминациягә бирергә булдык (бу эшне шәһәребезнең энергетика оешмалары эшчеләре башкара). Төрле төсләргә күмелгән кечкенә әкият шәһәрендә аллеялар буйлап һәркемгә ял итү, карап, хозурланып, ләззәт алып йөрү күңелле булырдыр. Шәһәрдәшләребез һәм кунаклар моңа лаеклы бәя бирерләр, аларга бу яңалык бик ошар диясе килә.
Инде хәбәр иткәнебезчә, быел биредәге биек боз тавы Бөгелмә сулыгына күчерелде. Шулай итеп, иҗат итү өчен мәйдан тагын да зурайды, димәк, композицияләр күп булыр дип уйлыйбыз.
Шәһәр үзәге мәйданы күмәк көч белән, матурлыкка битараф булмаган, гүзәллеккә омтылган затлар ярдәмендә Яңа ел бәйрәменә әзерләнә. Ә халык бу бүләкне ихлас күңелдән, рәхмәт хисләре белән кабул итеп алсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа