Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Халыкларны берләштерә торган бәйрәм

Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм! Бу изге көннәрдә барлык мәчетләрдә дин кардәшләребез, тынычлыкка, тәүбәгә һәм мәрхәмәткә өндәп, Аллаһыга ялвара. Барчабыз да ихластан китергән корбаныбыз кабул ителсен, йөрәктән чыккан сүзләребез бөек Аллаһ тарафыннан ишетелсен дип тели. Барлык дөнья диннәре өчен уртак булган игелек, мәхәббәт...

Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар!
Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм! Бу изге көннәрдә барлык мәчетләрдә дин кардәшләребез, тынычлыкка, тәүбәгә һәм мәрхәмәткә өндәп, Аллаһыга ялвара. Барчабыз да ихластан китергән корбаныбыз кабул ителсен, йөрәктән чыккан сүзләребез бөек Аллаһ тарафыннан ишетелсен дип тели. Барлык дөнья диннәре өчен уртак булган игелек, мәхәббәт һәм гаделлек идеаллары һәр кешенең күңелендә урын алыр һәм динара талашларны
һәм сугышларны туктатыр дип ышанабыз.
Күпләгән милләт һәм дин вәкилләре тынычлыкта һәм татулыкта яшәп килүче Татарстанда Корбан бәйрәме башка мөселман, христиан һәм яһүд бәйрәмнәре кебек үк зурлап уздырыла. Шул ук вакытта кунакчыллык, хәйриячелек һәм якыннарны кайгырту традицияләре үзгәрешсез кала. Республика мөселманнарының ишекләре һәм йөрәкләре чын дуслар һәм изге тантана шатлыгын уртаклашырга теләүче һәркем өчен ачык.
Әлеге Корбан бәйрәме тагын да мулрак һәм юмартрак булсын! Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатен, аның изге эшләрегездә ярдәм бирүен телим!
Бәйрәм белән, хөрмәтле татарстанлылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса