Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Халыкка – олы бүләк

Шимбә, 16 ноябрь көнне, Бөгелмә муниципаль районының Акбаш авылында зур бәйрәм булды: халык өчен бик тә мөһим бина - заманча күпфункцияле үзәк ачылды. Тантанада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Латыйпов, район депутатлары, авыл җирлеге башлыклары, муниципалитет, мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Бүгенге көндә авыллардагы мәдәният йортларының, фельдшер-акушерлык пунктларының, гомумбелем бирү мәктәпләренең матди-техник хәле проблемасы бик кискен тора һәм шуңа да әлеге юнәлештә актив эш алып барыла. Быел районда 6 фельдшер-акушерлык пункты төзекләндерелде, Татар Димскәе һәм Яңа Александровка авыл җирлекләрендә яңалары куллануга тапшырылды. Шулай ук 6 гомумбелем бирү мәктәбе (шәһәрдәге 4 нче,
7 нче, 11 нче, 18 нче һәм Ключи белән Карабаш 2 нче мәктәпләре) төзекләндерелде. Аларның һәрберсендә дә программада билгеләнгән 6 төр эш алып барылып, тулы күләмдә башкарылган. Бу гамәлләргә республика бюджетыннан 96 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Төзәтү эшләренең башка төрләре җирле бюджет һәм химаячеләр ярдәме белән башкарылган. Шунысы да куандыра, соңгы елларда республикадагы авыл җирлекләрендә мәдәният өлкәсенә караган объектлар төзү программасы гамәлгә кереп, бу юнәлештә дә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Әлеге программаны тормышка ашыру кысаларында авылларда 46 мәдәният учреждениесе төзелә һәм куллануга тапшырыла. Агымдагы елда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы И. Касыймов тарафыннан "Акбаш" тимер юл станциясе бистәсендә шундый күпфункцияле үзәк ачарга дигән карар кабул ителә. Әлеге үзәк үз эченә клуб, китапханә һәм фельдшер-акушерлык пунктын ала. Объектны төзүгә 10 миллион 500 мең сум акча тотылган.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Ф. Мөхәммәтов, авыл халкы, җыелган кунаклар алдында чыгыш ясап, барысын да әлеге тантаналы бәйрәм белән котлады. "Татарстан җитәкчелегенең нәтиҗәле эшчәнлеге, тырышлыгы яр-дәмендә республикада бик күп программалар кабул
ителде. БМР башлыгы Илдус Касыймов, шәхсән үземнең исемемнән республика җи-тәкчелегенә Бөгелмә муниципаль районы инфраструктурасы үсешендә күрсәткән финанс ярдәме өчен олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Кыска вакыт эчендә күз явын алырлык биналар торгызулары өчен төзүчеләргә аерым рәхмәт. Күпфункцияле үзәк аралашу, рухи тәрбия алу, буыннарны берләштерүче күңелле очрашу урынына әйләнсен иде", - дип, халыкны җылы сәламләде район башлыгы урынбасары.
Алга таба тантаналы чара объектны сафка бастыру процессында яхшы күрсәткечләр белән шатландырган алдынгыларга Бөгелмә муниципаль районы Мактау кәгазьләре тапшырып тәбрикләү мизгелләре белән дәвам итте. Күпфункцияле мәдәният үзәге төзелешенә үзеннән лаеклы өлеш керткәне һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен "Стройсервис" ҖЧҖ прорабы Ф. Хәлилов, штукатурчы-буяучы Г. Рогова, отделкалаучы В. Люкшин, машина йөр-
түче В. Цапко тәбрикләнде. Матди-техник җиһазландырудагы лаеклы өлешләре өчен "Акбаш" авыл җирлеге муниципаль берәмлеге Советы депутаты, "Электронеф-тегаз" ҖЧҖ генераль директоры З. Каюмов, "Акбаш" депутаты, "Бөгелмә типографиясе" ААҖ генераль директоры А. Сергушев, авыл депутаты, "Акбаш-Агро" ҖЧҖ директоры А. Кикоть, "Татэнергосбыт" ААҖ Бөгелмә бүлеге җитәкчесе А. Касыймов бүләкләнделәр. Төзелеш барышында нәтиҗәле оештыру эшчәнлеге өчен "Акбаш" авыл җирлеге муниципаль берәмлеге башлыгы Р. Хуҗиевка мактау сүзләре җиткерелде. "Авыл халкы исеменнән республика, район җитәкчелегенә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. А. Красильников җитәкчелегендәге "Стройсервис" җәм-гыяте төзүчеләренә киләчәктә дә уңышлы эшчәнлек телим. Ә мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты коллективы әгъзаларын "өй туе" белән тәбрик итәм. Авылдагы олы бәйрәм белән!" - дип, халыкны сәламләде Рәзгать Тәлгать улы.
Җитәкчелек тарафыннан Кызыл тасма киселеп, эчкә үткәннән соң, кешеләр өр-яңа бинаның матурлыгына хозурланды, җыелган халык, авыл кунаклары өчен иркен залда шәһәр һәм районның үзешчән сәнгать коллективлары концерт куйды. Халык бина ачылуга гына түгел, ә төрле җыр-биюләр, җылы сүзләр, котлауларга да шат булды һәм рәхмәтле калды. Яңа үзәк бик яхшы җиһазландырылган, биредә рәхәтләнеп ял итәр өчен барысы да бар. "Бинаны заманча җиһазландыруда химаячеләребезнең роле зур. Аларның олы ярдәме белән компьютер, мультимедия проекторы, экран һәм башка әйберләр алынды. Биредә нәтиҗәле эшчәнлек алып бару, төрле чаралар үткәреп, халыкны шатландыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Икенче елга, мондый күпфункцияле үзәкне "Березовка" бистәсендә төзү планлаштырылган", - дип, алдагы якты планнар белән уртаклашты районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Л. Миң-
нуллина.
Җирдәге олы бәхет - кешеләргә бәйрәм бүләк итү. Әлеге мөмкинлекне гомерен мәдәнияткә хезмәт итүчеләр бирә. Билгеле инде бу һәрвакытта да бәйрәм рухы "патшалык" итәчәк яңа үзәк бинасы белән шатландырган төзүчеләребезнең дә хезмәт нәтиҗәсе.
Күктән төшкән бүләккә авыл халкы да, әлеге матур үзәктә эшләү бәхете тәтиячәк хезмәткәрләр дә чиксез шат. Мәсәлән, яңа ФАП мөдире, фельдшер
В. Кикоть та - әлеге көнгә иң нык сөенүчеләрнең берсе. "Элек ФАП балалар бакча-сында урнашкан иде һәм "СанПиН" таләпләренә бөтенләй үк җавап бирмәде. Хәзер менә, Аллага шөкер, барысы да бар. Пункт авыл халкыннан кала, мәктәпкә, балалар бакчасына, 3 кибеткә, кафега хезмәт күрсәтә. Президент программасы буенча шушындый олы бина төзү мөмкинлеге туган өчен бик шатбыз", - ди халык сәламәтлеге сагында торучы Вера Ивановна. Әйе, ФАП тулысынча җиһазландырылган, матур итеп эшләнгән процедура, акушер, авыруларны кабул итү, көтеп утыру бүлмәсе бар.
Акбашта гомер итүче
Я. Баһавиеваның да сөенече эченә сыймый: "Элеккеге мәдәният йорты бик күптәнге иде, 1959 елда төзелеп, башта бригада йорты булды, аннан, үзгәртеп коргач, клубка әйләнде. Без бу тантаналы вакыйганы, чыннан да, бик тә көткән идек. Клуб, фельдшер-акушерлык пунк-ты хезмәткәрләренә дә бу
бинада эшләве җиңел дә, рәхәт тә булыр. Бүлмәләре бик матур, иркен бит - халык та сөенеп йөрер. Әлеге "җәннәт йортын" төзергә рөхсәт биргәне өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, дөрес карар кабул иткәне өчен район башлыгы Илдус Касыймовка рәхмәтебез зур", - дип, уй-фикерләре белән уртаклашты.
Рәсемдә: Әлеге бинаны зарыгып көтеп алган авыл халкы өчен кызыл тасманы кисү мизгелләре бигрәк тә дулкынландыргыч булды - Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Ф. Мөхәммәтов, "Стройсервис" җәмгыяте директоры А. Красильников һәм Акбаш авыл җирлеге башлыгы Р. Хуҗиев әлеге җаваплы гамәлне башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса