Халыкка җиткерергә кирәк
16 март көнне Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театрында "Единая Россия" партиядәшләре җыелып сөйләште. Мәгълүм булганча, быел сентябрь аенда ил парламентына депутатлар сайланачак. Сайлауларда сәяси партияләр үзара көч сынашачак, үз вәкилләрен мөмкин кадәр күбрәк үткәрү өчен тырышачак. Әлеге сайлауларга әзерлек эше инде кызганнан-кыза бара, депутатлар саны ягыннан парламентта...
16 март көнне Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театрында "Единая Россия" партиядәшләре җыелып сөйләште.
Мәгълүм булганча, быел сентябрь аенда ил парламентына депутатлар сайланачак. Сайлауларда сәяси партияләр үзара көч сынашачак, үз вәкилләрен мөмкин кадәр күбрәк үткәрү өчен тырышачак. Әлеге сайлауларга әзерлек эше инде кызганнан-кыза бара, депутатлар саны ягыннан парламентта күпчелекне тәшкил иткән "Единая Россия" партиясенең республика вәкилләре дә сайлау алды эшләрен башлап җибәрде. Тәүге җыен Бөгелмәдә дә узды һәм Россия Федерациясе Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына "Единая Россия" партиясеннән арытаба депутатлыкка кандидат булып тәкъдим ителү өчен алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән очрашуы дип аталды.
Җыенны партия эчендә алдан тавыш бирү эшен үткәрү буенчаТатарстан Региональ оештыру комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Дәүләт Советында "Единая Россия" партиясе фракциясе рәисе Юрий Камалтынов алып барды. Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутатларның безнең республика мәнфәгатьләрендә алып барган эшчәнлегенә ачыклык кертте һәм югары бәя бирде. "Киләсе чакырылыш сайлауларында да бездән бары тик лаеклылар гына ил парламентына үтәргә тиеш, моның өчен үз арабыздан партия вәкилләрен тәкъдим итәргә тиешбез. Барысы да ачык һәм үтә күренмәле, сезнең алда бүген ике кандидат чыгыш ясаячак. Безнең партия вәкилләре арасыннан лаеклыларны сайлап алу һәм төп сайлауларда катнаштыру хокукы бердәм алдан тавыш бирү көнендә - 22 майда мәгълүм булачак. Бу турыда халыкка җиткерү зарур", -- диде чыгышын йомгаклап Ю. Камалтынов.
Аннан соң сүз Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтовка бирелде. Үз чыгышында ул "Единая Россия" сәяси партиясе тарафдарларының безнең җирлектә 5 063 кеше икәнлеген игълан итте. "Без - халык партиясе һәм үзебезнең эшләр белән горурланабыз, чөнки халык мәнфәгатьләрендә эшлибез. Нинди генә катлаулы икътисади шартлар булуга карамастан, алдагы сайлауларда да үз позицияләребезне саклап калырбыз дип ышанам", -- диде.
Шуннан соң сүз "Единая Россия" партиясеннән арытаба депутатлыкка кандидат итеп тәкъдим ителергә теләүчеләргә бирелде. Беренче булып ТР Министрлар Кабинеты Үзәк архив идарәсе җитәкчесе Ирада Әюпова чыгыш ясады. Чыгышында ул Татарстанны тагын да көчлерәк республика итеп күрергә теләвен яшермәде һәм шушы максатны тормышка ашыру өчен иҗтиһат итәргә әзер икәнлеген белдерде. Үзенең юридик белемле булуын да әйтте. Республикага федераль үзәктән финанс чараларын китерү моделен дә анык итеп аңлатып бирә алды.
Аннан соң чыгыш ясаган Ринат Хәеров инде Дәүләт Думасы депутаты булып эшли. Алдагы сайлауларда катнашып, тагын да әлеге эшчәнлеген дәвам иттерергә әзер икәнлеген белдерде. Тумышы белән күрше Әлмәт шәһәреннән икәнлеген, Бөгелмәдәге хәлләрдән хәбәрдар булуын да сөйләде, чыгышы соңында сорауларга җаваплар бирде.
Бөгелмә җирендә парламент депутатлары урынына дәгъва кылучылар белән беренче очрашу шулай узды. Киләсе очрашуларга кадәр диясе килә.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа