"Единая Россия" сәяси партиясе Бөгелмә бүлегенең XXIV конференциясендә политсоветның яңа секретаре сайланды. 2012 - 2014 елларда җирле бүлеккә җитәкчелек иткән Илдус Касыймовны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров алыштырды. Конференция эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан региональ бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы, шәһәр һәм...
Марина КОЛЕСНИКОВА.
Чараны сәяси совет җитәкчесе вазифаларын башкарган Фәнис Мөхәммәтов ачып җибәрде. Конференция барышында ул "Единая Россия" партиясе Бөгелмә җирле бүлегенең V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясендә катнашуы нәтиҗәләре турында да сөйләде. Сайлаучыларның 80 проценттан артыгы "Единая Россия"не яклап тавыш биргән. Исемлекләр буенча һәм бер мандатлы округларда тавыш бирү партиягә ТР Дәүләт Советында 83 мандат алырга мөмкинлек бирде. Хәзер җирле бүлек составында 4 991 кеше исәпләнә.
Делегатлар каршында чыгыш ясап, Линар Закиров та "Единая Россия"нең күпчелек халык хуплый торган партия булуын, V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау нәтиҗәләренең моны тагын бер кат раславын әйтте.
- Бүген безгә тотрыклылыкны сакларга, икътисадны үстерүне, социаль сәясәтне тормышка ашыруны дәвам иттерергә кирәк. Партиянең җирле сәяси бүлегендә тынлык булырга тиеш түгел. Планнарыбыз - конкрет һәм бары тик бөгелмәләрнең мәнфәгатьләреннән чыгып төзелгән булырга тиеш. Адымлап, баскычлап башкара торган гамәлләребез шәһәрдә һәм районда эшләрнең торышын яхшыртырга, кешеләрнең тормыш хәлен җиңеләйтергә, бизнесны үстерергә, шәһәрне уңайлы һәм ямьле итәргә тиеш, - дип мөрәҗәгать итте ул партиядәшләренә.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Линар Закировны секретарь булып сайлануы белән тәбрик итте. Ул власть алышынуның һәрвакыт, элекке җитәкчеләр тәҗрибәсенә нигезләп, ниндидер яңалык алып килү, шәһәр һәм район тормышын яхшырту максатын күздә тотуын әйтте. Парламент спикеры Линар Закировның актив кеше икәнлеген һәм эшлеклелек сыйфатларына ия булуын искәртеп, иң мөһиме, Бөгелмә районының үсешен тәэмин итү омтылышы зурлыгын, хәзер булган проблемаларны тирәнтен өйрәнүен билгеләп узды.
- Яңа дәрт-дәрман белән, шулай ук яңа башлыкка шәһәр-район халкының күрсәткән теләктәшлеге белән, ә андый теләктәшлек бар һәм сизелеп тора, бөгелмәләр берләшә, шул исәптән алдагы елда көтелә торган икътисади кыенлыкларга каршы тору өчен дә тупланалар. Украинадагы вәзгыять, эмбарго һәм илебездәге озак сроклы кредитларга бәйле кайбер чикләүләргә, энергия чыганакларына кагылышлы бәяләр сәясәтенең үзгәрүенә бәйле рәвештә, андый катлауланулар бар һәм болар барысы да сакчыллык, бәрәкәтле караш таләп итә. Линар Рөстәмович бу җәһәттән бөгелмәләргә тию ихтималы булган авырлыкларны мөмкин кадәр киметү турында кайгырта. "Единая Россия" структурасы җитәкчесе буларак та, партия эшен яңа дәрәҗәгә күтәрер дип ышанам, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Спикер алдагы елда республикабызда көтелә торган әһәмиятле даталарга да тукталып узды. Болар: Татарстан Республикасы Дәүләт Советының - 20, республиканың яңа тарихы башлануның - 25, ТАССР (башта - АТССР) оешуның 95 еллыклары. Ул шулай ук алдагы елның Россиядә - Әдәбият елы, Татарстанда - Парклар һәм скверлар, ә Бөгелмәдә Яшьләр елы дип игълан ителүен дә билгеләп узды.
Конференция ахырында Фәрит Мөхәммәтшин белән Линар Закиров партиянең җирле бүлегенә кабул ителгән яңа әгъзаларга партия билетлары тапшырдылар.