Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Рөстәм улы ЗАКИРОВның бу җаваплы эшкә алынуына Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан йөз көн тулды. Шул уңайдан сезнең игътибарга актуаль әңгәмә тәкъдим итәбез.
- Линар Рөстәмович, шулай итеп, 100 көн узып та киткән. Сезнең өчен ул көннәр нинди булды?
- Бу йөз көн...
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Рөстәм улы ЗАКИРОВның бу җаваплы эшкә алынуына Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан йөз көн тулды. Шул уңайдан сезнең игътибарга актуаль әңгәмә тәкъдим итәбез.
- Линар Рөстәмович, шулай итеп, 100 көн узып та киткән. Сезнең өчен ул көннәр нинди булды?
- Бу йөз көн минем өчен бик зур сынау көннәре, холкым-фигылемне тикшереп карау көннәре булды. Мин үз-үземә тәнкыйтьчел карый торган кеше, шуңада әлеге чорда бик аз эш эшләнде дип саныйм. Үзебезнең команда белән ният иткән барлык идеяләрне дә гамәлгә ашырачакбыз әле без, мин моңа һич шикләнми ышанам, чөнки яхшы коллектив, фикердәшләр командасы тупланып килә. Узган бу йөз көн шәһәребез "локомотивына" куәт-егәр биреп, биредә тагын да ямьлерәк, уңайлырак булырлык итеп, аны кузгатып җибәрер өчен әзерләгән "очыш" полосасы кебек...
- Шәһәр һәм районның үсеше,
2015 елга планнар турында тәфсилләп сөйләшә башлаганчы, сезне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы вазифасына китергән тормыш юлыгыз турында искә төшереп узыйк әле. Бөгелмә егете Линар Закиров 10 - 15 яшьләрдә ниндирәк булды икән?
- Әйе, мин, чыннан да, Бөгелмә егете. Биредә туып-үстем, 17 яшемдә башкалага белем алырга дип китеп бардым һәм, югары уку йортын тәмамлагач, язмыш кушуы беләндер, шунда калдым да. Әмма туган шәһәрем Бөгелмәнең сулышын күңелнең иң тирән төпкелендә һәрчак тоеп яшәдем, моны ихлас әйтәм. Менә шул хис миңа читтә үз-үземдә ныгырга, күпмедер үрләр яуларга ярдәм итте дә инде. Яшерен-батырын түгел, дөресен генә әйткәндә, мәктәп елларымда мин үземне биредә кирәгрәк дип саный торган идем. Шуңа күрә дә Бөгелмәгә эшкә кайтырга дигән сүз чыккач, мин икеләнеп тормадым. Шулай да бу карарга килү җиңелләрдән булмады, дусларым да префект вази- фасыннан бер провинциаль шәһәргә китүемне аңлап бетермәделәр. Әмма мин һич үкенмим, бу минем икенче сулышымны ачты кебек, яңа тормыш башланды. Әйтерсең, моңа кадәр әле мин белмәгән яңа ишекләр ачылды. Минемчә, бу символик мәгънәгә ия. Менә шулай итеп, мин биредә - туган шәһәремдә. Миңа монда бар нәрсә дә ошый.
- Мәктәп укучысы Линарның һәм бүгенге Закировның яраткан урыннары кайда икән? Нәрсә ошый иде? Мәктәп елларында ниләр турында хыялландыгыз? Шәһәрдән бер чыгып киткәч, кабат кайтып төпләнергә туры килер дип уйлаганыгыз бар идеме?
- Мәктәптә укыганда мин шактый шуклар сафында булып, хәтта хули- ганлык чаткылары бар иде. Линарның яраткан урыннары исә ишегаллары, үзәк мәйдан, сулык булды. Мәктәп ишегалдында сугыша торган идек, паркта кызлар белән йөрдек. Классик вариант. Холкым күндәм иде дип әйтә алмыйм, ул вакытларда ук минем һәр нәрсәгә үз карашым, үз фикерем бар иде инде.
- Инде бүген, узган еллар югарылыгыннан караганда, Бөгелмә сезнең өчен ни-нәрсә ул?
- Беләсезме, биредәге һәр нәрсә минем күңелгә якын. Дөрес, дөньяга карашымда үзгәрешләр зур, үзем дә үсеп җитлеккән инде, шәһәр дә бик нык үзгәргән, кешеләр дә... Мин бүген Бөгелмә шәһәренә генә түгел, ә районга тулаем бик күп нәрсәләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә торган бер бәрәкәтле зур мәйдан дип карыйм. Чөнки Бөгелмәдә уникаль кешеләр яши, бик гыйлемле затлар. Тарихи нигезгә корылган потенциал-мөмкинлекләр чиксез. Шәһәрнең һәрбер почмагы күңелемә якын, ягымлы...
- Димәк, җиңел?
- Җиңел димим. Юк, мин бит реалист.
- Әгәр каршы булмасагыз, гаиләгез турында сөйләшеп алыйк әле. Һөнәр сайлаганда әтиегезнең йогын- тысы көчле булдымы? Ул нинди кеше иде, тормышыгызда аның тоткан роле?
- Катлаулы да, җиңел дә сорау бу. Әлбәттә, әтием дә, әнием дә - минем язмышымда бик зур роль уйнаган кешеләр. Һөнәрне мин аңлы рәвештә сайладым. КАИда ике ел укыгач, моның минем эш түгеллеген аңладым. Менә бу очракта аңлашылмаучылыклар туды да инде. Мин бит үзем милиционерлар династиясеннән. Шуннан соңгы язмышым ачык иде инде - РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик универ- ситетына барып кердем. Бу уку йортын тәмамлагач, Казанда калдым. Холкым әтинекенә охшаган минем. Ул бик кырыс, үҗәт кеше иде. Үзем билгеләгән максатка ирешү юлында ныклап эшләү - менә бусы әтидән күчкән сыйфат. Ә әнием киң күңелле, бик тә игелекле минем. Әтинең кырыслыгын үзенең лояльлеге, йомшаклыгы белән "алыштыра" торган кеше. Нәкъ менә әнием тырышлыгы нәтиҗәсе буларак, мин кешеләрне, аларның проблемаларын аңларга тырышам, хәлләренә керә алам.
- Сез үзегезне әниегезнең бар яклап та килгән акыллы улы дип саныйсызмы?
- Юк, мин үземне идеаль бала дип әйтә алмыйм. Сәбәбе билгеле - әниемә тиешле игътибар бирә алганым юк. Аның шуңа хәтере кала да. Мин бит һәрчак эштә, командировкаларда, еш кына каядыр китеп барырга туры килә. Төшке ашка әни янына кереп чыгу - бик сирәк тәти торган бәхет.
- Без шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре, бизнесменнар арасында җиңелчә генә социаль сораштырулар уздырган идек, алар Сезне де- мократик стильгә өстенлек бирүче җитәкче дип саныйлар. Бу фикер белән килешәсезме?
- Беләсезме, теге яки бу югары уку йортына укырга кергән вакытта (ә мин аларны берничәне тәмамладым) тестлар үтәргә туры килә иде. Үземне авторитар стиль тарафдары дип исәплим, минем стильне демократик дип булмый. Шулай булса да, кешеләргә үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтү мөмкинлеге бирәм, ниятләрен үз мөмкинлекләре белән гамәлгә ашыруларына да каршы түгелмен. Әмма эш стилем - авторитар стиль.
- Ә тагын сезне перфекционист - һәрчак һәм һәр нәрсәдә камиллеккә омтылучы диләр. Бу дөресме?
- Мөгаен шулайдыр, һәрхәлдә аутсайдерлар сафында булу миңа хас түгел. Нәрсә дә булса эшлибез икән, аны барысыннан да яхшырак эшләргә тиешбез. Тормыш принцибым да шундый - "Башкалар сиңа тиңләшерлек итеп эшлә".
- Тагын бер нәрсә. Үз-үзегезне тотышыгызда һәм җитәкчелек иткәндә күзгә ташланып торган сый- фатларның берсе - хәтта иң җитди киңәшмәләрдә дә шаярта белүегез. Сезнең Татарстан КВНчыларының якты йолдызларыннан бер вәкил икәнне без беләбез инде, әле күптән түгел, КВНның 20 еллыгы уңаеннан моны күрдек тә... Шаярта белү район белән идарә иткәндә булышамы?
- Әлбәттә булыша! Кеше шаярта белә икән, шаяруны аңлый икән, ул кыенлыкларны җиңелрәк кичерә диләр. Миңа ул, чыннан да, ярдәм итә. Кеше ресурсының мөһимлеген дә, кул астымда эшләүчеләрнең кәефенең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен дә аңлыйм. Кешеләрне тоташ стресста тоту дөрес түгел, бу минем принципларга туры килми. Шуңа да киңәшмәләрдә, вәзгыятьне җиңеләйтеп җибәрү өчен шаяртып та ала алам. Кешеләрнең йөзендә елмаю чаткыларын күрү ошый миңа. Кәеф яхшы булу коллективны берләштерә бит ул. "Бер тарыдан ботка пешереп булмый", - дигән кебек, фикердәшләр бердәм булып, команда буларак эш иткәндә генә алда торган проблемаларны уңай хәл итә алачакбыз. Яшьләр күбрәк кайтсын өчен шәһәрне яшәү өчен уңайлырак итү кирәк. Шәһәрнең икътисади яктан да, рухи яктан да үсүе мөһим.
- Сүз уңаеннан, сез бит сәхнәдән КВНчыларны да Бөгелмәгә чакырдыгыз. Иҗади һәм креатив кешеләргә урын да, йорт та табылыр, дидегез. Яшьләрне чакырасыз, 2015 елны Яшьләр елы дип игълан итәсез... Бу нәрсә? Кем өчен? Ни өчен?
- Яшьләребезнең - егетләрнең һәм кызларның күңел халәтен аңлау бик мөһим. Бөгелмә районындагы яшьләрнең бик талантлы икәнен беләм мин. Бездә яшәүчеләрнең күпчелеге - югары белемле. Яшьләрне берләштерәсем, кадрлар читкә китмәсен өчен аларга уңай шартлар тудырасым, талантлы яшьләргә сорау һәрчак булсын һәм алар биредә үзләренең кирәк икәнлеген тоеп яшәсен иде дип телим. Шәһәр һәм район хакимиятенең яңа эш урыннары булдыруда да, ял вакытларын файдалы уздырырлык итеп оештыруда да тырышлык куюын күрсәтәсе килә. Яшьләргә бәйле һәр нәрсә мөһим.
- Үзегезнең чыгышларда сез еш кына шәһәребезнең уникаль, үзенчәлекле булуы турында әйтәсез. Минемчә бу, кем әйтмешли, шәһәрдә "милли идея" формалаштыру турында сөйли кебек. Шәһәрне республикада, илдә яңа дәрәҗәгә күтәрүме бу?
- Фикерләр, ниятләр чынга аша бит ул. Мин алга өмет белән карыйм, иртәгәсе көнгә ышанычым чиксез зур. Бөгелмә районының элеккеге данын кайтарасы иде дигән теләгем көчле. Күрше районнардагы хезмәт- тәшләремне үпкәләтәсем килми, әмма Бөгелмәнең Татарстаныбызның көньяк-көнчыгышындагы башкаласы булуын телим. Тирә-юньдәге бер генә шәһәр дә Бөгелмәнеке кебек бай тарихы, традицияләре белән мактана алмый. Безнең шәһәр - инновацияләрне җәлеп итә торган һәм рухи үсеш, кешеләр ресурсы шәһәре ул. Бездә ис- киткеч зур потенциал бар. Димәк, күп нәрсәгә ирешәчәкбез әле.