ГӨРЛӘП УЗДЫ КҮРКӘМ БУ КӨННӘР
Бик тиздән - 2016 елның 1 гыйнварында "Бөгелмә авазы" газетасының нәшер ителә башлавына 25 ел тула. Бу уңайдан 4 декабрь көнне Татар мәдәният үзәгендә бик зур кичә узды. Дөрес, якынлашып килүче юбилей уңаеннан оештырылган мәдәни чаралар яз көне үк Кодаш, Татар Димскәе авылларында редакция коллективы белән кызыклы очрашулардан башланып киткән...
Кичә "Бөгелмә-МТВ" хезмәткәрләренең "Бөгелмә авазы" турында төшергән фильм сюжетыннан башланып китте. Аннары - газета тарихына сәяхәт. Ниһаять, гаделлек тантана итте - "Бөгелмә авазы"ның бай тарихлы җирлегебездә бердәнбер һәм беренче генә түгел икәнлеге, ә аның тамырлары узган гасыр башларына ук барып тоташуы, татар газетасының төрле исемнәр астында Һади Атласи, аннары Гариф Галиев, Шәйхи Садретдинов, Әнвәр Шәрипов, Мәхтүм Мостафин, Дамир Асылов һәм башкалар кебек милләтебезнең горурлыгы булган олпат затлар тырышлыгы белән халыкка ирешүе, "Бөгелмә авазы"ның нәкъ менә алар дәвамчысы булуы турында мәгълүмат җиткерелде.
Шунысын әйтергә кирәк, тантаналы кичәгә кунаклар күп килгән иде - зал тулы булды. Анда Казаннан "Татмедиа" җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Римзил Вәлиев, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Вахит Гарәфетдинов, Татарстан Журналистлар берлеге Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Владимир Изергин, БМР башкарма комитетының идарәләре, шәһәребезнең төрле предприятиеләре һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, муниципаль авыл җирлекләре башлыклары, "Бугульминская газета", күрше-тирә районнардан: Азнакай, Лениногорск, Ютазы, Баулы басмалары мөхәррирләре, шәһәребезнең мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре һәм, әлбәттә, газетаны үз итеп килгән тугры әбунәче-укучылары бар иде.
"Бөгелмә авазы" халыкка мәгълүмат җиткерү кебек төп миссиясеннән тыш, туган телне, милли йолаларны саклау, тарихыбызны барлау өстендә дә зур эш алып бара һәм Бөгелмә татарларын берләштереп, бергә туплаучы көч булып тора. Моның шулай икәнлеге газетаны юбилее белән котларга сүз алган һәрбер кешенең чыгышында кызыл җеп булып сузылды. Кичә барышында Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиевнең, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймовның котлау телеграммаларын укып уздылар, аларда да нәкъ шушы фикерләргә басым ясалган иде. "ТНГ-Групп" җәмгыяте генераль директоры, "Бөгелмә" эшлеклеләр клубы җитәкчесе Ринат Харисов та "Бөгелмә авазы" хезмәткәрләренең эшен югары бәяләде, коллективка киләчәктә дә уңышлар теләде.
Әйе, санаулы кешеләрдән торган кечкенә генә коллектив тырышлыгы белән шәһәр-районыбызда чыгып килә торган басма үзенең чирек гасырлык эшенә йомгак ясады. Бу кеше гомерендә дә, рәсми оешма гомерендә дә аз вакыт түгел. "Бөгелмә авазы"н әйдәп баруга әлеге елларда өч мөхәррир "җигелгән": Мәхтүм Мостафин, Фәрит Шәфигуллин, Руслан Җәләев - һәммәсе дә татар тарихын, телен, мәдәниятен яхшы белүче көчле затлар, милләтпәрвәр шәхесләр. Коллектив тагын шул ягы белән дә уникаль - бу басманың бүгенге төп көчләре булып беренче көннән үк эшләүче хезмәткәрләр Гөлсинә Мозаффарова, Әлфия Мостафина, Әлфинур Шәвәлиева һәм газетада эшләү тәҗрибәләре аларныкыннан әллә ни калышмый торган Сания Хөснуллина, Клара Усманова, Айгөл Шәрәфиева тора. Озак "Бөгелмә авазы"нда озак еллар фотохәбәрче булып эшләгән Фазыл Вәлиәхмәтне, шулай ук беренче журналистларның берсе - ветераныбыз Расиха апа Шәмгуллинаны, иң авыр вакытларда да төп таяныч булып калган киңәшчеләр, җәмәгать хәбәрчеләребез Мәхтүмә Галләмова, Әнәс Назыймов, Ягсуп Мортазин һәм башкаларны залда күрүебезгә бик шат булдык. Газетаның элгәресе булган "Ленин байрагы"ннан ук эшләп, эстафетаны "Бөгелмә авазы"на тапшырган ветераннарыбыз Тәскирә Талыйпова, Роза Баһманова, Тәдбирә Ялаковалар инде бакыйлыкка күчте, урыннары җәннәттә булсын...
Кичәне тамаша кылганнарның уртак фикерләрен чагылдырып, Бөгелмә һөнәри-педагогия көллиятенең әйдәп баручы мөгаллимәсе Фирая Каюмова болай диде: "Юбилейга багышланган бәйрәмдә булдым, бик яратып карадым Аеруча башланып китү өлеше ошады: кыска, ләкин күп фикер сыйган; тантаналы да, материалны бирү алымнары да тирән уйланылган - яңача! Тарихка сәяхәт бүгенге көн белән үрелеп һәм бер үк вакытта Татар мәдәният үзәге артистлары әзерләгән концерт номерлары белән бизәлеп барды. Чыгыш ясаучыларның кайберләренең бер үк фикерләрне кабатлап әйтүләре генә вакытны алды, тик аларны да аңларга була - һәркемнең әйтәсе сүзе күп иде. Шулай да "Бөгелмә авазы"нда эшләүче бүгенге коллективның кызыклы чыгышларын тыңлыйсы, ветераннарның да, актив җәмәгать хәбәрчеләренең дә алдан уйланылган уртак фикерләрен ишетәсе килгән иде". Әйе, юбилейлар, түгәрәк даталар - үткәннәргә әйләнеп күз салу, киләчәккә яңа юл сызу чоры ул. Үткәннәребез, шөкер, кызарырлык түгел. Чирек гасыр дәвамында милли-рухи күтәрелеш дулкыннарында да, катлаулы вәзгыятьтә дә җәмгыяви мәнфәгатьләрне күздә тотып, "татарым", "халкым" дип эшләгән газета бүген шулай күркәм мәҗлесләр уздыруга һәм олы рәхмәт сүзләренә лаек булды.
Редакция коллективы, үз чиратында, бәйрәм чарасын оештыруга, алып баруга көч керткән, бәйрәм уңаеннан тәбрикләүләрен ирештергән, бүләкләр тапшырган һәм, гомумән, татар матбугаты язмышына игътибар күрсәтеп,безнең шатлыкларны уртаклашып, әлеге юбилей чарасына килгән һәрбер кешегә чиксез рәхмәтләрен юллый. Киләчәктә дә бергә булыйк, бердәм булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа