Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Җир-Ана ашыктыра

Авыл хезмәтчәннәренең кылны кырыкка ярыр чагы: чәчү бара. Һава шартлары уңай торганда, алар, бәйрәм-ялны белмичә, иртә таңнан кара төнгәчә кырда эшлиләр. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры И.Касыймов чәчү барышын һәр көнне шәхсән үзе тикшереп тора, район хуҗа-лыкларында була. Узган ял көннәрендә ул, мәсәлән, "М.Җәлил исемендәге" ҖЧҖ хуҗалыгы (директоры...

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат җитәкчесе.

Язгы кыр эшләре "М.Җәлил исе-мендәге" хуҗалыкның барлык басу-кырларында да гөрли. Эш оешкан төс-тә бара. Тукландыру, тырмалау инде төгәлләнгән.

Хуҗалык карамагында 7,1 мең гектар җир бар. 150 гектар мәйданда уҗым культураларын кабат чәчкәннәр. Аерым кырларда арпаның яңа сортын чәчәләр, ул алдагы елда чәчүлек материал булып файдаланылачак.

Басуда ике чәчү агрегаты эшли. Берсе белән Россиянең атказанган механизаторы М.Гайсин идарә итә (рәсемдә). Тырыш игенчегә бу мактаулы исемне 2001 елда ук биргәннәр иде инде. Аның авыл хуҗалыгы өлкәсендә гомуми эш стажы 45 ел тәшкил итә. Быел ул көндезге сменада эшли. "Иң мөһиме - вакытында чәчеп калу. Һәр минутның исәптә чагы. Көненә 60-70 гектар җиргә чәчәбез, шушы тизлек белән эшләсәк, вакытны кулдан ычкындырмабыз", - ди тәҗрибәле механизатор.

Икенче кырда - Ф.Мингалимов агрегаты. Ул да авыл хуҗалыгында яңа кеше түгел. Алты ел инде - я тракторда, я комбайнда. Хезмәт җитештерүчәнлеге шулай ук көненә 60-70 гектар тәшкил итә.

Хуҗалыкта ике тапкыр тукландыру оештырылган. Басуда эшләүчеләр көндез дә, кичен дә кайнар аш, җылы ризык белән тәэмин ителгән.

И.Касыймов әйтүенчә, районда язгы кыр эшләрен оешкан төстә башкарып чыгу өчен бөтен уңай шартлар да бар. Кыр хезмәтчәннәренә ул чәчүне оптималь срокларда төгәлләп өлгерүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: касыймов яз җир чәчү