Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Геройлар көне

9 декабрь Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде. Бөгелмәнең Мәңгелек ут мемориалы каршында сугыш кырында батырлык күрсәткән каһарманнар исемлеге хәтерләрдә яңартылды. Җыелган халык аларны искә алып, үз горурлыгын белдерде. Әлеге дата 18 нче гасырдан ук башлангыч алган. 1769 елда Екатерина II тарафыннан сугышта кыюлык күрсәткән, батыр һәм тугры көрәшчеләргә җиңелмәс...

9 декабрь Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде. Бөгелмәнең Мәңгелек ут мемориалы каршында сугыш кырында батырлык күрсәткән каһарманнар исемлеге хәтерләрдә яңартылды. Җыелган халык аларны искә алып, үз горурлыгын белдерде.

Әлеге дата 18 нче гасырдан ук башлангыч алган. 1769 елда Екатерина II тарафыннан сугышта кыюлык күрсәткән, батыр һәм тугры көрәшчеләргә җиңелмәс Изге Георгий ордены бирүне кертә. Бу орден дүрт дәрәҗәгә ия була. Шуларның беренчесе иң югарысы дип саналган.

1917 елда, Октябрь революциясеннән соң, бәйрәм статусы гадиләштерелә. Бары 2000 елда гына орденга югары билге статусы кире кайтарыла. Ә 2007 елда Россия парламентарие бәйрәмне яңарту турында карар кабул итә. Бүген бу бәйрәм ата-бабаларыбыз батырлыгын истә тоту гына түгел, ә бүгенге көндә исән-имин яшәгән Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларын искә алу булып тора. Яңа дата шулай ук халыкта Туган иленә карата тугры булуны тәрбияләүне максат итеп куя.

 

Ләйсән Бикбулатова әзерләде.

Альбина Акимова фотосы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса