Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Гаилә, бала, ана капиталы...

Гаилә дигәндә, бер үк торак мәйданында яшәүче, уртак хуҗалык алып баручы һәм үзара туганлыкта булган бер-берсенә иң якын кешеләр күз алдына килә. Гаилә төзү ир белән хатынның үзара мәхәббәт хисләренә нигезләнгән. Шунысы кызганыч, соңгы еллар статистикасы мәгълүматлары күрсәткәнчә, безнең илдә һәр өйләнешкән ике парның берсе таркала.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Фото - редакция архивыннан.

Мәсәлән, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга күз салсак, саннар бер дә сөендерми. Үткән елның беренче яртыеллыгында районда 277 гаилә барлыкка килсә, шул ук вакыт аралыгында 224 пар аерылышкан. Быелгы 6 айда 343 гаилә кушылса, 219 пар таркалган. Саннарга искитәрлек. Берочтан туучылар һәм үлүчеләр санына да күз салыйк әле. Быелның алты аенда 693 сабый дөньяга аваз салса, былтыр бу сан 664не тәшкил иткән. Үлүчеләр исемлегенә төбәлсәк, быелның шул вакытына андыйлар 826 булса, былтыр 842 кеше якты дөнья белән хушлашкан.
Бүгенге көндә гаилә тормышын яхшыртуга өметләнеп, бала табарга омтылучыларның байтак икәнен күздә тотып та, үлүчеләр санының күпкә артык булуы күңелгә шом сала, билгеле.
Ә туучылар санының күпкә булмаса да артуы, дөньяга яңа җан аваз салуы - матур күренеш, әлбәттә. Әйе, 2007 елның 1 гыйнварыннан балалар тууны арттыруга юнәлдерелгән "Ана капиталы турында"гы Закон үз көченә керү гаиләләргә ниндидер яңа сулыш өрде. Ана капиталының күләме дәүләт та-
рафыннан ел саен индексацияләнә. Агымдагы елда ул 408 мең 960 сум 50 тиенгә тиң. Ана капиталын алу хокукы белән бер генә тапкыр кулланып була. Закон 2016 елга кадәр гамәлдә булачак. Аннан соң ярдәм айлык кереме аз булган гаиләләргә генә биреләчәк дигән сүзләр дә йөри-йөрүен, тик анысы хакында әле, вакыты җитмичә, берәүгә дә мәгълүм түгел.
2012 елның 1 гыйнварыннан өченче бала туган гаиләләргә торак төзү яки шәхси хуҗалык эшләре алып бару өчен бушлай җир кишәрлекләре бирелә башлау да күп кенә гаиләләргә өстәмә куаныч өстәде. Социаль ярдәм чараларының уңышлы гамәлгә ашырылуы Татарстанда күзәтелгән демографик үсештә дә чагылыш тапты.
2010 елда Татарстан дәүләт гражданлык хәле актларын теркәү хезмәте /ЗАГС/ мәгълүматларына караганда, 49 512 бала дөньяга килгән, бу, 2009 елга караганда, 2 369 балага күбрәк. 1992 елдан соң, бары тик 2011 елда гына республикада халыкның табигый үсеше күзәтелә башлаган һәм 2012 елда туучылар үлүчеләрдән 9 426 кешегә артып киткән (56 005 бала туа). Бөгелмә муниципаль районында агымдагы елның беренче яртыеллыгында Ана капита-лы алуга 326 гариза кабул ителгән, былтыр шул вакытка 301 булган. Ана капиталы сертификатын куллануга кабул ителгән гаризаларга килгәндә, үткән елның 6 аенда алар саны 408 булса, быел 410ны тәшкил иткән. Күпчелек гаиләләр бу ярдәмне торак шартларын яхшыртуга алган кредитларны каплауга тота. Йортларын киңәйтүгә кулланучылар да юк түгел. "Былтыр икенче балабыз - кызыбыз Мәдинәне алып кайттык. Ана капиталы күктән төшкән мал кебек булды, әлбәттә. Аны өебезнең икенче катын төзүгә тоттык. Хәзер йортыбыз иркен", - ди Вәлиевлар гаиләсе шатланып (фотода).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса